Мөслим-информ

Сак бул: ялган акча!

Республика буенча кулланышта ялган акчалар күренә башлады.

Республика буенча кулланышта ялган акчалар күренә башлады. Шуның өчен кешеләрдән уяу булуын сорыйбыз, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән. Ялган акчалар һәм кыйммәтле кәгазьләр ясау, куллану, таратуны кисәтү, чикләү һәм мондый эшләрне ачыклау буенча көрәш максатыннан республика күләмендә “Сак бул, ялган акча!” профилактик операциясе бара. Ялган

акчалар көтмәгәндә кеше кулына кереп килергә мөмкин – акчаны ваклап бирергә сораганда, әҗәт биреп, бурычны кайтарганда, дип хәбәр итәләр хокук сакчылары. Ялган акчага тап булганда кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә 2-42-02 телефон номеры аша хәбәр итәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: акча
Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: