Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәттән Шәйгәрдановлар гаиләсе "Күркәм гаилә-2016" бәйгесендә җиңде

"Гаилә һәм мәктәп" журналы тарафыннан гаилә кыйммәтен пропагандалау, үрнәк гаиләләрне ачыклау максатында "Күркәм гаилә-2016" бәйгесе оештырылды. Мөслим районы данын Үрәзмәттән Шәйгәрдановлар гаиләсе яклады.

Гаилә башлыгы Илдар, тормыш иптәше Гүзәлия, Алабуга шәһәрендә белем алучы кызлары Илсөяр һәм Альбина, 5 класста укучы уллары Газинур үзләрен сәләтле гаилә итеп таныттылар. Алар үзләре иҗат иткән гаилә гербын якладылар, җыр, биюләр башкардылар, гаиләләре турында презентация күрсәттеләр. "21 гасыр кулибиннары" бәйгесендә республикакүләм җиңү китергән эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр. Шәйгәрдановлар "Зыялы гаилә" номинациясенең җиңү яулады, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X