Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәръяклап та матур булыйк!

19 март көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл үтте. “Наз” исеме астында үз эшчәнлеген башлаган клубның киңәйтелгән утырышында әти-әниләр проблемаларын, сорау-мөрәҗәгатьләрен уртага салып сөйләштеләр. Утырышта районның социаль яклау, опека бүлекләре, пенсия фонды бүлекчәсе вәкилләре, Минзәлә шәһәренең “Умырзая” тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.

19 март көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен түгәрәк өстәл үтте. “Наз” исеме астында үз эшчәнлеген башлаган клубның киңәйтелгән утырышында әти-әниләр проблемаларын, сорау-мөрәҗәгатьләрен уртага салып сөйләштеләр. Утырышта районның социаль яклау, опека бүлекләре, пенсия фонды бүлекчәсе вәкилләре, Минзәлә шәһәренең “Умырзая” тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашты.

Чараны оештыручылар рухи-әхлакый үсеш программасы, аның максаты һәм юнәлешләре турында сөйләде. Социаль яклау һәм опека бүлекләренең әлеге программа кысаларындагы эшчәнлеге турында бәян ителде. 
– Бер-береңә карата ихлас, хәерхаһлы мөнәсәбәт – матур, тату яшәүнең ныклы нигезе. Программага кертелгән әхлакый кагыйдәләр җыентыгы – “Мөслимнең әхлак кодексы” белән танышу һәркемгә үз-үзен камилләштерүгә бер адым булыр иде. Әйләнә-тирәбездәге кешеләргә игътибарлырак булыйк! – диде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина. 
Сер түгел, күпләргә бүген аралашу җитми. Дүрт стена арасына кереп бикләнгән кешеләр күршедә нәрсә булганын да белми яшиләр. “Күршең үзеңнән яхшырак булсын!” дигән бабаларыбыз. Бер-беребезгә тоз, ипи сорап керергә дә базмыйбыз, бугай. Чыннан да, исемен дә белмәгән күршеңнән ничек оялмыйча нидер сорыйсың инде?! Йомыш төшсә дә, кермибез. Күршеләр белән генә түгел, туганнар белән дә үзара мөнәсәбәтләр җылылыгын югалта бара. Кайберәүләр әти-әнисенең ни хәлдә яшәп ятканын да белми, якын туганнарының операция кичереп, авыр хәлдә ятуын да урамда, чит кешеләрдән генә ишетүчеләр бар. Әлеге чолганыштан чыгарга күптән вакыт! 
– Авыру бала караган, аны тәүлек дәвамында тәрбияләгән кеше генә башкаларның хәленә керә аладыр. Кайбер вакытта матди ярдәм дә түгел, ә бер җылы сүз җитми кала. Йөрәктәге бөтен борчуны оныттырырлык җылы сүзгә сусап яшәгәннәр әзмени?! Бер-беребезгә карата миһербанлы булырга беркайчан да соң түгел. Әхлак булганда көтелгән нәтиҗәләргә дә, зур уңышларга да ирешеп була, – диде түгәрәк өстәлдә катнашкан Иске Чакмак авылында гомер итүче Гөлфия Җиһангирова. 
Җыелышта җирлегебездә бала табу дәрәҗәсенең түбән, үлүчеләр санының, киресенчә, күп булуы, яшь һәм хезмәткә сәләтле халыкның читкә китүе, яшь белгечләрнең авылда төпләнеп калырга теләмәве, гаиләләр таркалу кебек проблемалар телгә алынды. 
Бүгенге көндә дини һәм иҗтимагый оешмаларның мөмкинлекләре, бәлки, тиешенчә файдаланылмыйдыр. Рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, гаиләне ныгыту, социаль тайпылышларны һәм криминаль гамәлләрне кисәтү, кыен хәлдә калган гаиләләргә, гомумән, бер-береңә ярдәм итү буенча эшчәнлек даими һәм дәвамлы булганда гына, бу өлкәдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. 5 еллык ведомствоара программа да шушы юнәлешләрне үз эченә ала. Сәламәт гаилә кыйммәтләрен – мәхәббәт, тугрылык, җаваплылык һәм күп бала тәрбияләүне пропагандалаган “Гаилә үсеше мәктәбе” программасы әти-әниләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. 
– Без әти-әни назыннан мәхрүм булган дүрт балага гаилә җылысы бирдек. Икесе инде тормышта үз юлларын тапты. Ярату, наз ничә яшьтә дә артык түгел. Әнигә дә кирәк, бәбигә дә кирәк ул – ярату дигәннәре. Программа белән без дә таныштык. Аның кысаларында әти-әниләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча мастер-класслар үткәрү һәм лекцияләр уку, бу чараларга квалификацияле лекторларны, медицина хезмәткәрләрен, педагогларны, имамнарны җәлеп итүләрен белеп, бик сөендек. Көтелгән гамәлләр бу. “Яшь буын – безнең киләчәк” юнәлеше дә күңелгә хуш килде. Балаларны шәфкатьле, итагатьле итеп үстерү, аларда сабырлык һәм кайгырту кебек сыйфатларны тәрбияләү – әти-әнинең изге бурычы, – ди Метрәй авылында гомер итүче Римма Даутова. 
Мөслимлеләрнең әхлак кодексында “Гореф-гадәтләрне сакла, өлкәннәрне хөрмәт ит! Ныклы гаилә төзе, балаларыңа рухи-әхлакый тәрбия бир!” дигән юллар бар. Әхлак булса, гаиләләр – ныклы, балалар – сәламәт, яшәвебез – күңелле, гомеребез бәрәкәтле булыр. Тышкы кыяфәтебез белән генә түгел, кылган гамәлләребез, уйлаган уйларыбыз белән дә матур булыйк! 

Лилия Шәймиева. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X