Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чаралары кертеләчәген әйтте

Өч һәм күбрәк бала тәрбияләүче, кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән тулысынча азат ителәчәк.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен киләсе елдан яңа ярдәм чараларыкертеләчәген әйтте. Бу хакта ул Казан Кремлендә "Ана даны - Материнская слава" медален тапшыру тантанасында игълан итте.

"Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан айлык пособие түләнәчәк", - диде Президент. Социаль ярдәм органнары исәпләүләре буенча, бу һәр гаилә әгъзасына аена 4,5 мең сумнан артык булачак.

Шулай ук, Миңнеханов әйтүенчә, киләсе елдан өч һәм күбрәк бала тәрбияләүче, кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән тулысынча азат ителәчәк. Шул рәвешле, республикадагы 7202 бала бакчага бушлай йөри алачак. Бүген бу гаиләләр бакча өчен бәянең яртысын түли.

2020 елның 1 гыйнварыннан, җан башына керем күләме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә өч яшькә кадәр балалар өчен елына 10 мең сум күләмендә даруларга электрон сертификат гамәлгә кертеләчәк. Бу ярдәм чарасы 17631 балага каралачак. Киләсе елдан гомуми ярдәм ярты миллиард сумга диярлек артачак.

"Ышанам: бу чаралар уңай нәтиҗәләрен бирәчәк", - диде Президент. 

Гаилә институтына ярдәм буенча узган елда Татарстанда 77 миллиард сум юнәлдерелгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/01/187322/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X