Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнехановны лицейда берьюлы өч президент каршы алды

Замана мәктәбе балага киләчәк тормышында кирәк булган белем һәм күнекмәләрне мөмкин кадәр күбрәк бирергә бурычлы. Моның өчен белем һәм тәрбия бирүдә яңа алымнар куллану, заманча технологияләрне киңрәк кертү таләп ителә. Соңгы елларда бу юнәлештә, билгеле, күп эшләнә. Республикада гамәлдә булган мәктәпләргә капиталь ремонт программасы кысаларында белем бирү йортлары зур үзгәрешләр...

Рөстәм Миңнехановны лицейда берьюлы өч президент каршы алды. Төрле елларда мәктәпләрдәге укучылар үзидарәсе органнарында президент вазыйфасын башкарган әлеге егет-кызлар бүген тормышта үз урыннарын тапканнар. Республика Президенты үзенең "коллегалары" белән бик теләп фотога төште. Аннары ремонт эшләреннән соң танымаслык булып үзгәргән, яңарган лицей буйлап сәяхәт кылды.

- Яңалык буларак быел район үзәгендәге база мәктәпләренең өчесенә дә лингафон кабинетлары бүләк иттек, электрон терминаллар урнаштырдык, - дип сөйләде район башлыгы Рамил Муллин.

Лицейда республикада бердәнбер булган "Йолдызлы күк" картасы да урнаштырылган. Быелдан башлап, республика мәктәпләрендә астрономия фәненең кабат укытыла башлавын исәпкә алсаң, һәр йолдызлык һәм аерым йолдызлар турында тулы мәгълүмат бирүче әлеге программаның әһәмияте нинди зур булуы яхшы аңлашыла. Биредә мәктәп китапханәсенә икенче сулыш өрелгән, ул китапханә-мәгълүмат үзәге итеп үзгәртелгән. Биредә укучылар һәм мөгаллимнәр өчен абонемент залы һәм лингафон кабинеты урын алган. Китапханәгә урнаштырылган өр-яңа җайланма ярдәмендә теләсә кайсы китапны интернеттан алып уку мөмкинлеге дә тудырылган.

Кунаклар районнан чыккан күренекле шәхесләр турында мәгълүмат бирүче ачык музейны, милли мәгариф проектлары белән таныштыручы стендны, мәктәп ашханәсен, спорт залын карадылар, муниципаль бюджет ярдәмендә җиһазланган физика һәм химия кабинетларында булдылар. "Россия укучылар хәрәкәте" гомумроссия иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашында флеш-мобны тамаша кылганнан соң, кунаклар лицейның спорт мәйданчыгын карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев