Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: "Спорт корылмасы халыкка уңайлы да, зәвыклы да булсын"

Бүген Президент һәм кунаклар район үзәгендә төзелеп бетеп килүче универсаль спорт залын карады. Билгеле булганча, 2013 елдан бирле Республикада универсаль спорт объектлары төзү буенча махсус программа эшли. Аның кысаларында шәһәр һәм районнарда ел саен 100 ләгән өр-яңа универсаль спорт мәйданчыклары калкып чыга. Моннан тыш, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр мунициципаль...

"Яшьлек"спорткомплексы территориясендә февраль аенда беренче нигез ташы салынган универсаль спорт залы төзелеше алты ай дигәндә финиш сызыгына җитеп килә. 2 мең 300 кв. м мәйдан биләүче әлеге объектны төзү өчен республика бюджетыннан 200 млн сум акча бүлеп бирелде. Ике катлы спорт залында 350 утыру урыны ясалачак.

Универсаль спорт залында спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туачак. Баскетбол, волейбол, мини футбол, тренажер залы, татарча көрәш, фитнес, шашка-шахмат уеннарын яратучыларга вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен зур мөмкинлекләр ачыла. Шунысы игътибарга лаек: биредә балалардан алып өлкәннәргә кадәр сәламәтлекләрен ныгыта алачак. Төзелешнең подрядчысы - Яр Чаллы шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән "Евростиль" җәмгыяте. Төзүчеләр объектны кыска срокта файдалануга тапшыру, эшләрне сыйфатлы башуарып чыгу өчен көчләрен кызганмый. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте - канализация челтәрен эшләде, район электр челтәрләре җәмгыяте электр линияләрен сузды. Бинаны һәм террриторияне төзекләндерү, җыештыру эшләрендә район мәдәният бүлеге, эчке эшләр бүлеге, район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, теркәү палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, пенсия фондының район бүлеге һәм башка коллективлар көч куя.

Рөстәм Миңнеханов, объектны карап чыкканнан соң, бинаның яктыртылышы, дизайны буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

- Башкаларны кабатлау мәҗбүри түгел, яшь дизайнерлар белән эшләргә кирәк. Халыкка уңайлы да, шул ук вакытта зәвыклы да булсын, - диде Президент.

- Безнең бурыч дөнья һәм олимпия чемпионнары әзерләү генә түгел,ә бәлки массовый спортны үстерү нигезендә халык сәламәтлеген тагын да ныгыту. Бу юнәлештә соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Республикада махсус программа нигезендә 671 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Быел аларның саны 100 гә артачак. Моңа өстәп 20 хоккей мәйданчыгы, 10 чаңгы базасы, 8 бассейн, 7 универсаль комплекс төзелә, 26 районда боз сарае эшли, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Спорт комплексы белән янәшә төзелгән рухи тәрбия үзәге булган Җәмигъ мәчете дә кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Мәчетнең зур залын, хатын-кызлар билгеләнгән залны, никах һәм музей-китапханә бүлмәләрен, уку классын караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов мондый проектны башка муниципаль беоәмлекләргә дә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев