Мөслим-информ

Роза Килькеева Мөслимдә гражданнарны кабул итте

Район хакимияте бинасының утырышлар залында  ТР Президенты идарәсенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча җитәкчесе Роза Рифкатъ кызы Килькеева гражданнарны кабул итте.

Мөслимлеләр үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Роза Килькеева гражданнарның үзләрен борчыган сорауларны язмача да юллый алуын, аларга җавап бер ай эчендә бирелүен әйтте. 
Соңыннан Роза Килькеева район белән танышты, музейда, китапханәдә булды. Экскурсия вакытында җирлегебезнең төзеклегенә, матурлыгына, халкының гадилегенә югары бәя бирде. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: