Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә ипотека буенча бурычлылырга ярдәм программасы яңартылган

Россиядә ипотека буенча бурычлыларга ярдәм итү программасы 22 августтан яңартылган. Әлеге боерык 11 августта имзаланган, дип хәбәр итә "Известия". Программаның операторы булып Ипотека буенча торакны кредитлаштыру агентлыгы торачак. Программаны финанслау өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан 2 миллиард сум акча бүленгән.

Шул рәвешле, кредитны доллар яки сумда алып, аннан соң авыр финанс хәлендә калганнар хәзер дәүләттән ярдәм алырга мөмкин. «Звезда» телеканалы хәбәр иткәнчә, ярдәм ипотека түләве 30 проценттан да ким булмаган күләмдә арткан булса бирелә. Шулай ук ипотекага сатып алынган торак бурычлы гаилә өчен бердәнбер яшәү урыны булырга тиеш, ә бурычның шартларын кабат карау турында гариза бер ел узгач кына бирелә. Дәүләт ярдәме калган сумманың 30 процентын тәшкил итәчәк, әмма 1,5 миллионнан артмаячак.

Беренче тапкыр программа 2015 елда гамәлгә кергән һәм 2017 елның 31 маена кадәр эшләгән иде. Июнь башында Хөкүмәт аны дәвам иттерү турында белдерде. Аерым алганда, Росссия Премьер-министры Дмитрий Медведев Төзелеш министрлыгына ипотека суммасын киметү мөмкинлеген өйрәнүне йөкләгән булган.

Россия халкы соңгы арада кредитларын берләштерүне актив куллана башлаган. 2017 елның беренче алты аенда ипотека буенча кредитларны берләштерү күләме 35 миллиард сумга якын булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама