Реклама
20 октябрь көнне республикакүләм игълан ителгән "Үз һөнәренең остасы" конкурсына заявкалар кабул итү төгәлләнде. Агросәнәгать комплексында хезмәт куйган 18-35 яшьлек егет-кызлар үз осталыкларын ике этапта - теоретик биремнәрне үтәп һәм гамәлдә күрсәтә алачак.
Мөслим данын бәйгедә "Авзалов" фермер хуҗалыгы механизаторы Рифат Фазлыев яклаячак. Рифатка уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз