Мөслим-информ

Республика конференциясенең йомгаклау утырышында: "Мөслимнең чын милли йөзе бар"

Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе "ТР мәгариф системасының милли һәм тәрбия киңлекләре" темасына багышланган иде. Конференциянең йомгаклау утырышы да шушы тема астында үтте.

Утырышны ТР Президенты Р.Н.Миңниханов алып барды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәмәтшин, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакиров, Президент аппараты һәм төрле министрлык вәкилләре, муниципаль район башлыклары һәм шәһәр мэрлары, район мәгариф идарәләре җитәкчеләре катнашты.

"ТР мәгариф системасының милли һәм тәрбия киңлекләре" буенча ТР премьер министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул үз чыгышында БДИ нәтиҗәләренең югары булуын, республикада урта белем алу турында аттестат ала алмаучыларның кимүен билгеләп үтте. Шулай ук төрле юнәлешләр буенча рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Яңа уку елына куелган бурыч һәм максатларны атады:

- Яңа уку елында туган телне өйрәнү һәм милли мәктәпләрдә туган телне укыту буенча рейтинг кертеләчәк. Туган телне өйрәнү әлбәттә иң элек гаиләдә башланса, икенче юнәлеш белем бирү учреждениесендә. Шуңа күрә дә, туган телне өйрәтү кече яшьтән үк, балалар бакчаларыннан ук башланырга тиеш. Мәгариф өлкәсе, ана телебезне өйрәтү муниципаль район башлыкларының да контролендә булсын иде, - диде министр.

Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин "Муниципалитет үсешендә социомәдәни мохит" темасына багышланган чыгышында:

- Р. Фәхретдин: "Бала чакта алган тәрбияне,соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас" - дигән. Тәрбия мәктәптә генә түгел, иң элек ул гаиләдә булырга һәм гомумән баланы чолгап алган бар тирәлек аны тәрбияләргә булышырга тиеш. Бүген җирлегебездә башкарылган эш, төзелгән яки яңартылган һәр бина, үсеп килүче буынны, балаларыбызны тәрбияләүдә ярдәм итәр дип ышанам. Районыбызда барлыкка килгән чисталык, матурлыкны булдыруда балалар үзләре дә булыштылар. Ә бит хезмәт- тәрбия эшенең аерылгысыз юнәлеше булып тора - диде, район башлыгы. Ул үзенең чыгышында һәр башлангычта күрсәткән ярдәме өчен ТР Президентына тирән рәхмәтен җиткреде.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин дә үз фикер-тәкъдимнәрен җиткереп:

- Мәгариф, белем бирү юнәлешендә күрсәткечләребез елдан-ел үсә, арта бара. Әмма, шул ук вакытта мәктәпләрдә тәрбия юнәлешендә ниләр эшләнүенә игътибар биреп бетермибез әле: мәктәпләрдә ата-аналар комитетлары ничек эшли, ничә бала административ комиссиядә исәптә тора һәм ни өчен, профориентация эше ничек куелган. Әлеге сораулар бүген барысы да нәтиҗә ясауны таләп итә. Шулай ук вакытта, мәктәпне яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган егет-кызларыбыз бүген кайда укыйлар, аларның күпмесе туган якларына кайткан, бу сораулар да барысы да рейтинг булдыруны һәм нәтиҗәләр ясауны таләп итәләр, - диде, парламент җитәкчесе.

ТР Прензиденты Рөстәм Миңниханов утырышны йомгаклап:

- Бүген республикабызның милли чемпионатларда катнашуы буенча яхшы нәтиҗәләре бар. Ләкин статистика саннарына игътибар итсәк, профессионал әзерлек буенча халыкара дәрәҗәдә безнең күрсәткечләребез артта калыша. Без ресурс үзәкләренә халыкара стандартларны кертергә тиешбез. Быелгы елдан әлеге яңалыкны пилот проекты кысаларында кертә башлыйбыз. Бу ниндидер модага иярү дип кабул итмәгез, ә профессионал осталыкның конкурентлыкка ия булуын истә тотарга кирәк. Ресурс үзәкләре әлеге бурычны үтәргә тиеш. Без-дөнья киңлегендә конкурентлыкка ия республика булырга тиешбез. Бу юнәлештә бигрәктә якор резидентлары булган үзәкләр нәтиҗәле эшләячәк. Алар корпоротив укыту үзәкләре булырга тиеш. Анда әзерлек кенә түгел, ә белгечләрне яңадан әзерләү дә алып барылсын иде. Әлеге системаны кертү зарури, - дип ассызыклады Рөстәм Миңниханов. Сүзен йомгаклап республика лидеры Мөслимлеләргә һәм район башлыгыныа рәхмәт сүзләрен дә җиткерде:

- Узган ел биредә булганнан соң, тагын бик күп эш башкарылган, зур үзгәрешләр кертелгән. Шул ук вакытта бик зәвыклы һәм эстетик яктан искитмәле итеп эшләнгән. Мөслимгә килеп өйрәнү, карау өчен бик күп яңалыклар бар. Рәхмәт сезгә, - диде ул.

Утырышта шулай ук бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы бүләкләре тапшырылды. Мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткән район башлыклары ТР премьер - министр урынбасары. Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулыннан министрлыкның Рәхмәт хатларын алды

Бер атна буе дәвам иткән республика мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе тәмамланды. Бу чорда районыбызга кайлардан гына һәм кемнәр генә килмәде. Шунысы мөһим, килгән барлык кунаклар Мөслимебезгә соклануларын белдереп, биредәге чисталыкка, матурлыкка һәм районыбызның чын милли йөзенә инануларын белдерделәр.

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: