Районның өч инженер-технигы 72 сәгатьлек укуларда катнашты
Игенчелек тармагында эшләр торышы урыннарда компетентлы белгечләр булуга да нык бәйле. Аларның һөнәри осталыгын күтәрү максатында кышкы чорда уку-өйрәтүләр оештырыла.
Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә Казан аграр университеты базасында инженерлар өчен "Машина-трактор паркларын файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру" дигән темага 72 сәгатьлек программа буенча укулар узды. Анда безнең районнан 3 инженер-тезник хезмәткәр катнашты. Бу атнада тагын 4 белгечне җибәрү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев