Реклама
23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Полиция Кыш бабае уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күчтәнәчләр өләште
Республика күләмендә 2008 елдан бирле оештырылучы "Полиция Кыш бабае" акциясе быел да традицион рәвештә старт алды. Акция кысаларында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе хезмәткәрләре уңышсыз гаиләләр белән очрашты.
-
Боз өстендә йөрү ни дәрәҗәдә куркыныч? Сорауга җавап Мөслим укучыларының иҗат эшләрендә
Мөслим районы белем бирү учреждениеларының башлангыч класс укучылары арасында " Боз өстендә сак булыйк" Республика күләм балалар рәсем конкурсының район этабына йомгак ясалды.
-
Районның өч инженер-технигы 72 сәгатьлек укуларда катнашты
Игенчелек тармагында эшләр торышы урыннарда компетентлы белгечләр булуга да нык бәйле. Аларның һөнәри осталыгын күтәрү максатында кышкы чорда уку-өйрәтүләр оештырыла.
-
Агымдагы елда коррупцион характердагы 3 җинаять кенә ачыкланган
Район прокуратурасында хокук саклау органнары вәкилләре катнашында киңәшмә үтте. Анда сүз коррупцион характердагы җинаятьләрне ачу турында барды. Район прокуроры, юстиция киңәшчесе Фәнис Сәлимов, бу юнәлештәге эшчәнлекне бәяләп, тәнкыйть сүзләре дә җиткерде.
-
Районда хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе булдырылды
Район хакимиятенең актлар залында хокук бозуларны профилактикалау район комиссиясенең ведомствоара киңәшмәсе узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Фәнис Сәлимов, авыл җирлекләре башлыклары һәм иҗтимагый Совет вәкилләре катнашты.
-
Төнге лига уеннарын Мөслимнең шәхси эшмәкәрләре спонсорлык итә
Спорт мәктәбендә Төнге лига уеннарын уздыру күркәм традициягә әверелеп бара. Яшьләрнең төнге вакытында файдалы итеп уздыру максатыннан 27 декабрь көнне биредә бадминтон ярышлары оештырылачак.
-
Иң шәп бизәлгән күпфатирлы йортка 3 мең сумлык бүләк сертификаты тапшырылачак
"Мөслим" идарәче компаниясе район үзәгендәге күпфатирлы йортлар арасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек буенча конкурс игълан итә.