Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

РАЙОННЫГАЗЛАШТЫРУ ТАРИХЫ

Безнен районда полиэтилен торбалар кулланып магистраль газүткәргечләр төзү һәм социаль-культура объектларын газлаштыру буенча республика семинарлары үткәрелде.

(Дәвамы. Башы 43, 45, 47,49 саннарда).

Ул елларда, авылларны газлаштыру белән параллель рәвештә, магистраль торбалардан читтәрәк кала торган кечкенә авылларны электр белән җылыту программасы да эшли иде. Бу программа нигезендә безнең районда күп кенә кече авыллар электр белән җылытуга күчерелде. Ул җылыту системаларының камил булмавы, электр җиһазларының күп кенә таләпләргә туры килмәве, электр энергиясенең ул елларда газга караганда күпкә кыйммәт булуы, безне ул авылларны да газлаштыру программасына кертү зарурлыгына этәргеч ясады. Бу, әлбәттә, үзебезгә өстәмә эш, өстәмә мәшәкать алу иде. Газлаштыру программасы районда уңышлы барганлыктан, электр белән җылытуга күчерелгән берничә авылны кабаттан газлаштыру программасына кертергә мөмкинлек бирде һәм без аларны газлаштыруга керештек. Безнен районда полиэтилен торбалар кулланып магистраль газүткәргечләр төзү һәм социаль-культура объектларын газлаштыру буенча республика семинарлары үткәрелде. Газ кертү планы уңышлы үтәлгән районнарда авылларга чишмә суы кертү программасын тормышка ашыру да “Газлаштыру” фондына йөкләнде. Без, Иске Вәрәш авылы чишмәсеннән Мөслимгә су чыгарып, Республика семинарына җыелучыларга күрсәттек.Электр белән җылытылучы авылларны газлаштыру районның иң ерак урнашкан “Нектар” совхозына кергән авыллардан башланды. Мөслим – Салауз Мухан трассасын дәвам итеп, Островка авылына 28 километр магистраль сузылды. Бу эшләр, районның барлык экскаваторларын җыеп-туплап башкарылды. Подряд оешмасы “Татгазстрой” ААҖ җитәкчесе Альберт Фәйзрахманов, Мөслим районындагы участогы начальнигы Мулланур Сәлахов булды. Бу магистральнең катлаулылыгын һәм ул җирлектә төзелештә катнашырлык кешеләр булмавын истә тотып, бу төзелешкә районның барлык оешмалары да җәлеп ителде. Бу объектта газлаштыру эшләрен оештыру, хакимият башлыгы урынбасары Рәшит Кирамовка һәм хакимият башлыгының беренче урынбасары Мисхәт Нәбиевка йөкләнде.1999нчы елның көзендә шушы магистральдән алып Иске Чакмак авылы йортларына һәм 2001нче елның 27 декабрендә Островка авылының беренче 10 йортына газ җибәрелде. Икенче көнне – 28 декабрьдә Тат. Смыловка авылына газ жибәрдек. Шул ук елның җәйге, көзге чорында, 3 километр озынлыгында урман просекасы киселеп, урман аша траншеялар казылып, аларга газ торбалары салынып, магистраль Рус Смыловкасы авылына барып җитте һәм авыл башында газ бүлү пунты (ГРП) төзелде. Тат. Смыловка белән Рус Смыловка арасындагы бу магистраль, Ык елгасы төбеннән үтүче магистральдән кала, иң катлаулысы булгандыр. Шундый ук тәртиптә Осиновка һәм Кырынтау авыллары газлаштырылды. Ул авылларны газлаштыручы подряд оешмасы “Спецгазстрой” ҖЧҖ булды. ПМК-13, Мелиорация, “Сельхозэнерго“ эшчеләре һәм практикага кайткан авыл хуҗалыгы институты студентлары бу ике авылны газлаштыруга зур өлеш керттеләр. 2001 елның азагына электр белән җылытылучы 5 йорты булган Креп. Краснояр авылы, 2 йорты булган Покровка, 4 хужалыгы булган Ясная Коммуна авылы газлаштырылмыйча калды.Районыбыз территориясендә оештырылган, үзебезнең район кешеләре эшләгән, газлаштыруда зур хезмәт куйган оешмаларны атап китәсем килә. Аларнын берсе – Әлмәтнең Рафис Морзаханов җитәкләгән “Спецстрой” ҖЧҖнең Мөслим участогы. Алар көче белән авылларга килүче җир асты магистральләре Шуганка, Сәфәр, Горбуновка, Яңа Карамалы, Түреш, Әндереш авылларына сузылды. Авыл эчендәге газүткәргечләр һәм йортларга газ кертү Крәш. Шуранда, Каенсазда, Ольгинода, Дусайда, Баекта, Сәфәрдә, Октябрьдә, Сөякәйдә, Кырынтауда, Катмышта, Тат. Бүләрдә, Иске Сәеттә, Исәнсефтә, Шуганкада, Яңа Карамалыда, Горбуновкада, Түрештә, Әндерештә, Иске Карамалыда, Күбәктә, Бикмәчтә, Элемтәдә, Тойгелденең бер урамында, Метрәйнең 2 урамында башкарылды.Эш шушы коллектив штатында торган территориаль бригада бригадирлары тарафыннан оештырылды. Бригадирлардан аеруча зур оештыру сәләте булган Ягъфәр Хәертдиновны, Фатих Ильясовны билгеләп үтәсем килә. Алар оста куллы, һөнәри осталыклары зур дәрәҗәдә булган дипломлы сварщиклар, бу эшләрне башкаруда “төп” кешеләр иделәр. Газлаштыруның башыннан азагына кадәр хезмәт куйган сварщиклар – Җәүдәт Багдалов, Фиргать Әмиров, Илдус Лотфуллин, Анатолий

Смелов, Валерий Петров, Илгиз Зиннәтуллин, Илдус Лотфуллин, Иван Маркелов. Иван Маркелов, Зәй шәһәреннән килеп, “Урожай колхозында яшәп, “Урожай колхозына һәм “Правда” колхозына кергән авылларны газлаштыруда эшләде. Шушы бригадалар составында эшләгән слесарьларның хезмәтен билгеләп үтмәсәң, дөрес булмас. Алар сварщикларга эш фронты әзерләделәр, авылларда трассалар билгеләделәр, халык белән эшләделәр. Алар – Илдар Маликов, Рафаэль Богдалов, Рөстәм Шәймөхәмәтов, Альберт Балтаев, Геннадий Смелов, Владик Петров.(Дәвамы бар).Рөстәм ШӘРИПОВ.Мөслим.Фото – авторның гаилә архивыннан.

Фоторәсемдә: уңда – “Газлаштыру” фонды директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов, аның янында Мөслим районы хакимият башлыгының беренче урынбасары Мисхәт Нәбиев, алгы планда – “Татгазстрой” җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәйзрахманов, сулдан икенче – Рөстәм Шәрипов. Полиэтилен торбалар белән магистраль төзү тәртибен аңлату бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X