Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе булдырылды

Район хакимиятенең актлар залында хокук бозуларны профилактикалау район комиссиясенең ведомствоара киңәшмәсе узды. Анда район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Фәнис Сәлимов, авыл җирлекләре башлыклары һәм иҗтимагый Совет вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча федераль миграция хезмәтенең район бүлеге начальнигы Роза Маракина районда яшәүче мигрантлар һәм аларга кагылышы булган яңа законнар турында мәгълүмат җиткерде. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов ирекле халык дружиналары эшчәнлеге, полиция хезмәткәрләре белән мәгариф учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлек һәм полициянең участок уполномоченныйларына төзелгән йортлар торышы белән таныштырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Расыйл Фәттахов мәктәпләрдә хокук бозуларны профилактикалау максатында оештырылган чаралар турында бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев