Мөслим-информ

Район театр коллективлары җиңү өчен көрәшә

Район мәдәният йортлары һәм авыл клубларының, театр коллективлары арасында бәйге дәвам итә. Дусай авылы мәдәният йортының "Нур" театр коллективы да, әлеге бәйгедә катнашып, Зариф Мөэминовның "Яман чир" исемле әсәрен сәхнәләштерде.

23 ноябрь көнне әлеге әсәрне авылдашларына тәкъдим итсәләр, 25 ноябрь көнне, театр коллективы, Яңа Карамалы авылында чыгыш ясадылар. Яңа Карамалылар спектакльне бик ошаттылар, рәхмәтләрен җиткерделәр, дип хәбәр итә Дусай авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Шакирова.

Фотода Үрәзмәт авыл җирлегенең театр коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: