Муслюмово тег белән яңалыклар
-
Кабан, аю, төлке, поши ите хәләлме?
Беркөнне танышым кыр җәнлеге ите бирде. Әллә нишләп киттем. Халыкның хәзер аучылык белән мавыкканын беләм үзе, шулай да кабан, аю итен ашауны күз алдына китерү дә авыр. Атып алынган кыр җәнлекләренең итен ашау сәламәтлек өчен куркыныч түгелме? Дин әһелләре ни ди? Алсу Сабирова, Казан.
-
Февральдә 4 көн рәттән ял итәчәкбез
Бу яңа ел каникулларының күңелле кайтавазы булачак. 1 гыйнвар, бәйрәм көне, якшәмбегә туры килгәнлектән, аны 24 февральгә күчерделәр. Аннан алдагы көн, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Нәтиҗәдә безне дүрт көн рәттән ял көтә: 23, 24, 25 һәм 26 февральдә.
-
Киләсе елга Ураза бәйрәме һәм Корбан гаетенең кайчан билгеләп үтәчәге мәгълүм булды
Киләсе елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре: 30 март - Рәгаиб кичәсе (сөекле Пәйгамбәребез с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн) 23 апрель - Мигъраҗ кичәсе (пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең күккә ашып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алган кичә) 10 май - Бәраәт кичәсе (гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек...
-
"Нептун" йөзүчеләре Яңа Чишмә районы спортчылары белән ярышты
Районның йөзү командасы Яңа Чишмә "Жемчужина" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә үткән ярышларда катнашты. Бәйге өч яшь категориясендә узды.
-
Район яшьләре Фирдүс Тямаев белән очрашты
"Йолдызга 10 сорау" проекты дәвам итә. Алдан вәгъдә ителгәнчә, узган атнада мөслимлеләр татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты.
-
Рус. Шуганда Петр Днепров истәлегенә волейбол ярышы узды
3 декбарь көнне Рус. Шуган төп белем бирү мәктәбендә ел саен оештырылучы чараларның берсе - Советлар СОюзы Герое Петр Днепров истәлегенә волейбол ярышлары узды. Әлеге бәйгегә быел күрше-тирә район-шәһәрләрдән, ягъни Мөслим, Әлмәт, Азнакай һәм Актаныштан 13 команда килгән иде.
-
5 декабрь – Халыкара волонтерлар көне
5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Мөслим районында бүгенге көндә шактый гына яшьләрне берләштергән волонтерлык хәрәкәтләре эшләп килә.
-
Котлыйбыз!
Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Габидуллин Рафаил Сибгат улы (Катмыш), Моратова Сәкинә Нәгыйм кызы (Баланлы) - 80 яшьлек, Сәхәүтдинова Әминә Харис кызы (Вәрәшбаш) - 75 яшьлек, Кондратьева Сирина Анатольевна (Яңа Усы) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
-
Район театр коллективлары җиңү өчен көрәшә
Район мәдәният йортлары һәм авыл клубларының, театр коллективлары арасында бәйге дәвам итә. Дусай авылы мәдәният йортының "Нур" театр коллективы да, әлеге бәйгедә катнашып, Зариф Мөэминовның "Яман чир" исемле әсәрен сәхнәләштерде.
-
Газетабызга язылучылар арасында лоторея уйнатыла
2017нче елның беренче яртыеллыгы өчен бу көнгә кадәр "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында лотерея уйнатыла. Газетабызга язылучыларның квитанция күчермәләрен матбугат үзәгенә алып килүләрен сорыйбыз. Җиңүчеләргә кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.