Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Муллин студентлар белән очрашты

Шимбә көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә районкүләм чара оештырылган. Студетлар сессияләрен ябып, каникулларга кайту хөрмәтенә алар белән очрашу үткәрелгән. Мөслимнән генә түгел, авыл җирлекләреннән дә 80 артык студент күңелле чараның шаһитлары булган. Очрашуга район башлыгы Рамил Муллин, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, яшь эшмәкәрләрнең Мөслим районы буенча кураторы Нияз...

Шимбә көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә районкүләм чара оештырылган. Студетлар сессияләрен ябып, каникулларга кайту хөрмәтенә алар белән очрашу үткәрелгән. Мөслимнән генә түгел, авыл җирлекләреннән дә 80 артык студент күңелле чараның шаһитлары булган. Очрашуга район башлыгы Рамил Муллин, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, яшь эшмәкәрләрнең Мөслим районы буенча кураторы Нияз Габдрахманов килгән. Чыгыш ясаучылар арасында Күбәк урта мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта 4 курста белем алучы, яшь депутат Ринат Исламов республикада башлангыч алган "Эшмәкәрләр мәктәбе" кысаларында үз-үзеңне эш белән тәэмин итү программасы белән таныштырган. Район Советы гомуми бүлегенең баш белгече Кадрия Фәттахова эшмәкәрлеккә булышлык итү турында мәгълүматлар җиткергән.

Очрашуның иң кызыклы мизгеле - 4 командага бүленеп проектлар ясау булган. Авыл хуҗалыгына караган җирләрне файдалану, җитештерү, җирлектә яшәүче халыкның көнкүрешен тәэмин итү һәм ял зоналары буенча тәкъдимнәр кергән проектлар яклаганнар. Очрашуга килгәннәр кызыксындырган сорауларга җаваплар алганнар, якташыбыз Арслана - Алсу Таҗетдинова чыгышын караганнар. Күңелле мизгелләрнең дәвамы "Дуслар Клаб" кафесында дәвам иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев