1 февраль 2016 яңалыклары
-
Поздравление 27.01.2016.
-
МТВ 27.01.2016
-
Юбилярны тәбрикләделәр
Бүген Мөслим авылында яшәүче Исламова Миңнесәхия Закир кызына - 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга район башлыгы Рамил Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар Советы җитәкчесе Илгиз Низамов Исламов Хөҗҗәт абый белән Миңнесәхия апа яшәгән йортка бардылар. Рамил Хәмзович юбилярны котлап иң изге теләкләрен җиткерде, саулык-сәламәтлек...
-
Рамил Муллин студентлар белән очрашты
Шимбә көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә районкүләм чара оештырылган. Студетлар сессияләрен ябып, каникулларга кайту хөрмәтенә алар белән очрашу үткәрелгән. Мөслимнән генә түгел, авыл җирлекләреннән дә 80 артык студент күңелле чараның шаһитлары булган. Очрашуга район башлыгы Рамил Муллин, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, яшь эшмәкәрләрнең Мөслим районы буенча кураторы Нияз...
-
26 кышкы спартакиада ярышларына старт бирелде
30 гыйнвар көнне 26 нчы Спартакиада уеннарына старт бирелде. Башка еллардан аермалы буларак уенда юристлар җыелма командасы катнашты. Бу очрашуда командалар волейбол, көрәш уеннында көч сынашты. Гимназия һәм Аграр көллият базасында үткән ярышларда хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары уйнады. Финалга чыккан команда Мөслим урта мәктәп спорт залында очрашты. Нәтиҗәдә 1 урынны...
-
Җиңүчеләр лицейда
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен республикакүләм "Беренче адымнар" дип аталучы ачык фестиваль-бәйге оештырыла. Яр Чаллы шәһәренең №1 балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында узган бәйгедә лицей укучылары да катнашкан. Җыр номинациясендә 1 класс укучысы Зилә Әһлиева 1 кечкенәләр төркемендә 3 дәрәҗәгә, 4 класс кызы Эльвина Мамлиева 2...
-
Бурдан кала уттан калмый
30 гыйнвар көнне Мари Бүләр авылында шәхси йортта янгын чыкты. Зинаида Мухдинова гаиләсе белән яшәгән таш йорт тулысынча янып бетә. Әлеге йортта яшәгән 3 һәм 5 яшьлек ике бала, аларның әтисе, әбиләре урын-җирсез, өс-баш киемнәрсез, азык-төлексез һәм документларсыз калды. Хөрмәтле райондашлар! Бәлага тарыган райондашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз! Тулырак...
-
Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр тагын артачак
Агымдагы елдан халыкны сөендереп, бала пособияләре, пенсияләр артты. Хөкүмәт моңа өстәп 2016 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә дә түләү бәясе арттырачак. Газга бәя арту - 7,5, электр уты өчен - 7, су белән тәэмин итү һәм канализация 6 процент тирәсе, ә җылылык өчен 8 процент булыр, дип көтелә.
-
Бу елны да җирлегебездә күпфатирлы 6 йортка капиталь ремонт керәчәк
80 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләрдән капремонтка взнос алынмаячак. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге закон ел башыннан үз көченә керде. Канун нигезендә, 70 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнар взносның илле процентын гына түләячәк.
-
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итәләр районның пенсия фонды бүлегеннән
Тик эшләүче пенсионерларга бу яңалык кагылмый. Бүген безнең районда гомер итүче пенсионерларның саны - 7121 кеше. Аларның 2245е - төрле-оешма предприятиеләрдә хезмәт куя. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә 5546 кешенең пенсияләре индексацияләнеп, уртача арту 433 сум 29 тиен тәшкил итте.
-
Алсу вәгъдә иткән бүләген алып кайтты
Җыр яратучы тамашачыларыбыз өчен Зифа Басыйрова исемендәге Мөслим мәдәният йортында 25 ноябрь көнне Алсу Таҗетдинова (Арслана) өр-яңа карашлы «Яна дәвер» дип исемләнгән соло концертын тәкъдим иткәнен хәтерлисездер. Концерттан сон, Алсу Таҗетдинова барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, сәнгать мәктәбенә сертификат тапшырган иде. Узган атнада Алсу вәгъдә иткән электропианиносын алып килде. Бу сәнгать...