Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан – шатлык ае 

24 апрельдә ураза башлана. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, тәравих намазын өй шартларында гына укырга тәкъдим ителә. 

Раббыбыз Аллаһ безгә янә изге Рамазан айларын күрергә насыйп итте. Исәнлектә-саулыкта, иминлек һәм иманда изге айны каршы алу бәхетен бирде. 
Җир өстенә Аллаһының изге ае килде. Әмма әлеге мизгелләрдә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый булмый. Ләкин Рамазан аен ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып, көтеп алырга тиеш. 
Кемнәрдер Рамазан сүзен ишеткәч, “Бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә”, – дип уйлый. Рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрүм итәр өчен түгел, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләр, очсыз-кырыйсыз нигъмәтләр тарату өчен килә. 
Иман ияләре, әлеге кунакны һәр шәһәр һәм авылга, һәр мәчет-мәхәлләгә, һәр гаиләгә һәм һәр йөрәккә кертеп, ай дәвамында аның хозурында сөенәләр, аның бәрәкәт капчыкларын бүлешәләр. Изге кунак бер капчыгыннан бүләк таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган изгелекләрен җыя. Соңыннан безнең тырышлыкларыбызны Раббысы хозурына алып кайта. Рамазанда җир һәм күкләр Хуҗасының бәрәкәт капкалары ачыла, җир өстенә рәхмәтләр иңә. 
Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган. “Сезгә Рамазан килде, ул – бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды” (Табәрани риваяте). 
Рамазан – күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлык һәм форсаттыр. Аллаһка шөкер, халкыбыз изге Рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Газиз әби-бабаларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә урак өстендә дә ураза тотканнар. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган, кайтуына да әзер табыны көтмәгән. Бу аларның ни дәрәҗәдә иманнарына тугры, никадәр сабыр булуларын күрсәтә. 
Бүген безне кулыбызга урак тоттырып басуга кумыйлар, балаларга мәктәпләрдә авызга калак белән су каптырып рузалы булуыңны тикшереп йөрмиләр. Күпләр суыткычлы өйләрдә яшиләр, суыткычлы атларда йөриләр. Тәһарәтләнергә, госелләнергә суы агып тора. Шөкер, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Әгәр шундый авыр заманнарда әби-бабаларыбыз саклап калган әманәтне без бүген күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Раббым бездән разый булмас. 
Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, изге кунакны көтү бераз борчу сала. Кемдер: “Көчем җитәрме?” – дип борчыла. Кемдер: “Кан басымы күтәрелмәсме?” – дип кайгыра. Изге эшкә Аллаһыдан ярдәм сорап, Аның ярдәменә таянып тотынсак, Ул ярдәм итми калмас. 
Пәйгамбәребез еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган: “Йә Аллаһ, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир” (Әбү Даут, әнНәсәи риваятьләре). 
Раббым безгә ихласлык белән изге айны үткәрүләрне насыйп итсен. Үз ярдәменнән ташламасын. 

Мөслим районы мөхтәсибәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев