Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Профилактик учетка куелган өч үсмер үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелде

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Комиссиягә профилактик учетка куелган өч үсмер үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелде.

Ата-анасы һәм аларны алыштыручы җаваплы затлар озатуыннан башка төнге сәгатьләрдә урамда йөргән ике үсмернең эше каралды, аларның әти-әниләренә кисәтү ясалды. Даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнүче ике ир-ат һәм бер хатын-кыз балал тәрбияләүдә ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен комиссия членнары каршында җавап тотты, аларга административ штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев