Реклама
13 апрель 2015 яңалыклары
-
Капиталь ремонттан соң үзәк хастаханәдә 13 сабый дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә капиталь ремонттан соң бу көнгә кадәр тагын 13 сабый - 6 малай һәм 7 кыз якты дөньяга тәүге авазларын салган. Бүгенге көндә бүлектә тагын 3 әни саклану бүлмәләрендә дәвалана.
-
Профилактик учетка куелган өч үсмер үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелде
Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Комиссиягә профилактик учетка куелган өч үсмер үрнәк тәртипләре өчен исәптән төшерелде.
-
Районыбызның полиция хезмәткәрләре госпитальгә 15 мең сумлык урындыклар бүләк итте
Райондашларыбыз игелекле гамәлләре белән сөендерә. Район эчке эшләр бүлеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендәге Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары дәваланучы госпитальгә ярдәм күрсәтте. Районыбызның полиция хезмәткәрләре госпитальгә 15 мең сумлык урындыклар бүләк итте.
-
Районда язгы кыр эшләре старт алды
Мөслим районы авыл хуҗалыгы формированиеләре кышкы культураларны тукландыру эшенә кереште. Бу эш барлыгы 14 мең гектар мәйданда башкарылыр, дип планлаштырыла. Бер мең гектардан артык өлеше инде тукландырылды, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
-
Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлап
Вәрәшбаш авылында яшәүче ветеран укытучы Тәзкирә апа Низамиеваның "Мәңгелеккә китеп баручылар һәм сугыш чоры балалары" дип аталган истәлекләре дөнья күрде. Ул аларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язган.