Мөслим-информ

Полиция Кыш бабае уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күчтәнәчләр өләште

Республика күләмендә 2008 елдан бирле оештырылучы "Полиция Кыш бабае" акциясе быел да традицион рәвештә старт алды. Акция кысаларында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе хезмәткәрләре уңышсыз гаиләләр белән очрашты.

Әлеге акциянең төп максаты - уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның күңелен күрү, җәмгыятьнең әлеге катлам гаиләләре белән полиция хезмәткәрләре арасында үзара аңлашу, тыгыз хезмәттәшлек булдыру.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

23 декабрь көнне полиция хезмәткәрләре районның 17 гаиләсендә тәбрияләүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләште. "Алдагы елларны күчтәнәчләрне үз көчебез белән әзерләгән булсак, быел "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов спонсорлык ярдәме күрсәтте", - ди балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе хезмәткәре Эльза Вахитова.

Акция кысаларында уңышсыз гаиләләрнең яшәү рәвеше, тормыш-көнкүреш шартлары да игътибарга алына.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: