Мөслим-информ

Пневмония белән авыручылар саны арта

Россиядә коронавирусның икенче дулкыны булмаячак, дигәннәр иде. Хәзер икенче дулкын беренчесеннән дә көчлерәк узачак, дигән сүзләр йөри. Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн арта. Татарстанда көн саен авыруның 50ләп очрагы ачыклана.

29 октябрьдә Татарстанда ачыкланган 46 очракның күпчелеге (16 кеше) 30-50 яшьлекләргә туры килә. 60-70 яшьтәгеләр арасында бер көндә ачыкланган авыручылар саны – 12. Коронавирус йоктыручыларның күпчелеге Казанда теркәлгән: 28 кеше. Рәсми мәгълүматлар буенча районда ел башыннан коронавирус белән авыруның биш очрагы теркәлгән.

 – Мөслим районында вируслы пневмониягә бәйле вәзгыять киеренке, әмма тотрыклы, – ди районның баш табибы Рамил Морзаханов. – Көн саен уртача җиде-сигез авыручы ачыклана. Бу атнада 49 райондашыбызга “вируслы пневмония” диагнозы куелды. Бүгенге көндә 19 кеше хастаханәдә ятып дәвалана, авыр хәлдәгеләр дә бар. Аеруча авыр хәлдәге авыруларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә илтәбез.

Яңа коронавирус таралуны киметү максатында Россиядә чикләүләр кертелде. Хәзер кибетләрдә генә түгел, халык күпләп җыелучы җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында, таксида, парковкаларда һәм лифтларда битлектән йөрү таләп ителә. Төнге 11.00 сәгатьтән иртәнге 6.00га кадәр күңел ачу чараларын үткәрү тыела һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре эшчәнлеге туктатыла. Мәскәүдә 6-11 класс укучылары 8 ноябрьгә кадәр дистанцион формада белем алачак. Татарстанда 40 класста уку дистанцион формада бара. Тулаем “читтән торып уку”га күчкән мәктәпләр юк. Көзге каникуллар, гадәттәгечә – ноябрь башында булачак.

65 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбыз, дарулар яки азык-төлек алырга кирәк булганда, волонтерларга яки “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. “Кайнар линия” телефоннары: 8-(85556)-2-40-88 һәм 8-939-361-60-33. “Кайнар линия” телефоны тәүлек әйләнәсе эшли.

Яңа коронавирустан, вируслы пневмониядән, ягъни вируслы авырулардан саклану чаралары бер үк, диләр табиблар. Халык күп җыела торган урыннарда йөрмәскә, күбрәк саф һавада булырга кирәк. Кулларны сабын белән ешрак юу, антисептиклар куллану таләп ителә.

 – Үз белдеге белән рентген яки компьютер томографиясе үтүчеләр, анализ бирүчеләр бар, – ди баш табиб Рамил Морзаханов. – Рентген яки компьютер томографиясен табиб билгели, үз белдегең белән үтәргә кирәми! Гриппка каршы вакцина ясатырга була. Вакцинация гриппны һәм кискен респиратор авыруларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк.

Шунысын да әйтергә кирәк: табиблар, шәфкать туташлары үзләре дә авырый. Бу аңлашыла да: алар вируслы авырулар белән көн дәвамында очраша. Бүген район хастаханәсендә җиде гомумпрактика табибы урынына дүрт табиб кабул итә. Вәзгыять киеренке. Хастаханәгә, табибларга мөрәҗәгать иткәндә сабыр булуыгызны, әдәп кагыйдәләрен истә тотуыгызны сорыйбыз.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: