Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өмәдә катнаштык

Өмә үткәрү – элек-электән килгән матур традицияләренең берсе. Карлар эреп, җир кипшенү белән мөслимлеләр, дәррәү кубып, өмәләр оештыралар. Узган атнаның җомга-шимбә көннәрендә дә районкүләм өмә узды. Аларда районның барлык оешма-предприятиеләре бик теләп катнашты. 

– Мөслимлеләрнең үзара ярдәмләшеп эшләвен күреп сөендек. Өмә – бергә-бергә уен көлке белән башкарыла торган хезмәт. Урамнарыбыз чистарып, матураеп калды. Мөслим урамнарына узган ел утыртылган агачларның төпләре йомшартылды, ашлама сибелде. Бу көннәрдә Кооператив урамында ике як тротуар буйлап һәм иске зиратта газон чәчү бара. Чисталык икеайлыгы кысаларында мондый өмәләр алга таба да дәвам итәчәк, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. 
Өмәләрдә төп көч парк-скверларны һәм үзәк урамнарны чистартуга юнәлтелде. Агач кәүсәләрен агарту, корыган ботакларын кисү, территорияне чүптән арындыру да – шактый мәшәкатьле эш. Һәрбер оешма-предприятие үзләренә беркетелгән урамнарда чистарту эшләре алып барды. 
– Безнең коллектив Мөслимнең әйләнеч юлында эшләде. Күпфатирлы йортлар тирәсе балкып калды. Эштән авырыксынмасак та, шуны әйтәсе килә: әлеге йортларда яшәүчеләрнең, өмә ясап, яшәгән территорияләрен бер дә чистартасы килми микән?! Тәмәке төпчеге, тәмәке кабы, пыяла шешәләр әйләнә-тирәбезне бизәми бит! Чисталыкны бергәләп саклыйк! – ди үзәк китапханә хезмәткәре Эльвира Мәгалимова. 

Лилия Шәймиева. 
Равил Тимкин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X