Мөслим-информ

Октябрь авылы халкы электр линияләрен алыштыруны башкаручыларга рәхмәтен белдерә

Октябрь авылында тулысы белән электр тапшыргыч линияләрне алыштыруның төп эшләре төгәлләнде. Иске линияләрне сүтү, трансформаторларны алыштыру, утыртылган яңа баганаларның төпләрен тигезләү кебек эшләрен җәйге вакытта гына эшләп булачак.

Эшләрне "Әлмәт филиалы Мөслим районы электр челтәрләре" заказы һәм аның җитәкчелегендә һәм күзәтчелегендә, генераль подрядчик Бөгелмә шәһәреннән "ООО Электронефтегаз", һәм субподрядчик ООО "Казан Энергострой" җәмгыятьләре алып бара.

Октябрь авылы халкы исеменнән җирлек өчен мондый зур, күләмле эшләрне башлау өчен рөхсәт алу, аларны башкару өчен куйган хезмәтләре өчен Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзовичка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай Октябрь авыл җирлеге Советының 6 нчы округ депутаты, Әлмәт филиалы Мөслим электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Сәлимгәрәев Кәрим Сәетгәрәевичка электр линиясен алыштырудагы эшләрне башлап җибәру, аның белән турыдан-туры җитәкчелек итүдәге хезмәтләре өчен, шулай ук, һава торышының салкын да, буранлы да булуына карамастан, берөзлексез эшләрне башкаручы мастерларга, электромонтерларга зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге киләчәк хезмәт юлларында да уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: