27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Матбугат үзәгенең бүлек редакторы Әлфинур Ногманова зур бүләккә лаек булды
Күпьеллык намуслы хезмәте, элемтә, информацион технологияләрне һәм массакүләм элемтә чараларын үстерүгә керткән өлеше өчен Матбугат үзәгенең бүлек редакторы Ногманова Әлфинур Фоат кызы Россия Федерациясе Элемтә һәм масскүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Поздравления 25.01.2017
-
Зәй районара тикшерү бүлеге җитәкчесе гражданнарны кабул итә
2017 нче елның 1 февралендә 13.00 сәгатьтә Зәй районара тикшерү бүлегендә ТР буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Мәсәлимов Ильяс Габделхак улы гражданнарны кабул итәчәк. Зәй районара тикшерү бүлегенең адресы: Зәй шәһәре, Казанская урамы, 8 йорт. Язылу өчен телефон: 8(85558) 7-18-65.
-
Октябрь авылы халкы электр линияләрен алыштыруны башкаручыларга рәхмәтен белдерә
Октябрь авылында тулысы белән электр тапшыргыч линияләрне алыштыруның төп эшләре төгәлләнде. Иске линияләрне сүтү, трансформаторларны алыштыру, утыртылган яңа баганаларның төпләрен тигезләү кебек эшләрен җәйге вакытта гына эшләп булачак.
-
Мөслим урамнарын көн дә кем кардан арындыра?
Мөслим авылы үзәгендә 55 кмдан артык юл исәпләнә. Юлларны кардан чистарту эшендә "Мост" җәмгыяте һәм "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" үзәге эшчеләре катнаша.
-
Музейда сакланучы киндер сугу станогын эшләтеп җибәрәчәкләр
"Мөслим туган як музее" Алексеевский туку фабрикасыннан килгән кунакларны кабул итте. Фабрика директоры, якташыбыз Фирая Сергеева музейда сакланучы киндер сугу станогын торгызуда үз ярдәмен тәкдим иткән иде.
-
Көнкүреш калдыкларын гражданнар үз кулы белән машинага ташларга тиеш!
Катлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын чүп машинасы килгән вакытта чыгып, үзләре тапшырсын иде, дип хәбәр итәләр Мөслимнең идарәче компаниясеннән.
-
Мөслимдә студентлар очрашуы узачак
Күптән көтелгән яңалык: 2017 елгы районкүләм студентлар очрашуы датасы билгеле! Ул 28 гыйнвар көнне 17:30 сәгатьтә Район мәдәният йортында узачак! Чараны оештыручылар катнашучыларга бик күп сюрпризлар әзерли! Чараның төп кунагы Мөслим муниципаль районы Башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин. Шулай ук Чаллы каласыннан Ди- Джей һәм Казанда яшәп иҗат итүче якташ...
-
Салым хезмәтенең шәхси кабинетында паролеңне онытсаң...
Россия федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" (алга таба - ЛК ФЛ) сервисында электрон почта ярдәмендә ЛК ФЛга керү өчен парольне торгызу мөмкинлеге өлешендә сервис яңартылды.
-
Социаль ипотека: кайда, күпме, ничек?
Торак мәсьәләсе - илдәге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Күпчелек гаиләләр һәм гражданнар фатирлы булу өчен ярдәмгә мохтаҗ. Бүген яшь гаиләнең әти-әниләр белән яшәве яисә фатир арендалап яшәве норма булып санала.