Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр кечкенә Ләйлә Гардисламовага ярдәм күрсәтте

Хәйриячелек - изге гамәл. Адәм баласының әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылуы бәяләп бетергесез күренеш. Узган җомгада район мәдәният йортына әнә шундый изге күңелле райондашларыбыз җыелды. Мөслимлеләр, бердәм булып, кечкенә Ләйлә Гардисламовага ярдәм кулын сузды.

Бер яше дә тулмаган Ләйлә һәм аның куркыныч авыруы турында бүген районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Ләйләнең әти-әнисе, туганнары, күптөрле юллар белән ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте. Гаилә башлыгы Дилшат тумышы белән Мөслим районыннан. Моңа кадәр Минзәләдә яшәгән Гардисламовлар гаиләсе, нәнигә куркыныч Веста диагнозы куелганнан соң, Яр Чаллы шәһәренә күченеп китә.

2014 елның декабрь аенда була бу хәл. Сау-сәламәт булып дөньяга килгән Ләйлә ике айлык вакытында беренче тапкыр хастаханәгә эләгә. Көзән җыеруларны табиблар ул вакытта җитди авыру сәбәпчесе дип бәяләми. Күз һәм муен умырткасы белән бәйле авырулар булгач, Ләйләне массажга йөртә башлыйлар. Тик көзән җыеру янәдән кабатлана. Алар тәүлегенә унышар тапкыр кабатланучы авыртуларга әйләнә. Казан шәһәрендә нәнигә куркыныч Веста диагнозын куялар. Авыру үзен белдерткән саен нәнинең баш мие күзәнәкләре үлә. Бу үз чиратында баланың тулысынча үсүенә комачаулык тудыра. Германия табиблары Гардисламовларга авырудан котылырга ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә итүен, тик чит ил табибларының ярдәме һәм өч атналык дәвалану курсы өчен 35000 евро акча таләп ителә! Кирәкле сумманың дүрттән бер өлеше изге күңелле кешеләр ярдәмендә инде җыелган. Вакыт кына аз калып килә.

"Күңелләрдә булсын изгелек" хәйрия концертыннан кергән акча да кечкенә Ләйләне дәвалау өчен тапшырылды. Концерт Ләйләнең апасы Айгөл Гардисламова инициативасы белән оештырылды. Аның әлеге изге гамәлен хуплап алып, бертөркем яшьләр - район үзешчәннәре, якташ артистларыбыз район сәхнәсендә 3 сәгатькә сузылган концерт күрсәтте. Тамашада "Болгар кызлары" триосы, Азат Кәримов, Рөстәм Гыйлфанов, Айдар Әхмәтҗанов, Артем Пискунов, Арслана, Нәргиз Камалов, Илнар Гомәров, Айсылу Каюмова, Гүзәл Галиева, Гүзәл Рәхимуллина, Ләйсән Хаҗиева, Илфират Зәйниев, Айрат Шәйгәрданов, "Мөслим бизәкләре", "Ык буйлары" бию ансамбльләре, Радик Газизов, Филүзә Шәрипова, Данир Мирсалихов чыгыш ясадылар. Концерт ахырында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов яшьләргә рәхмәтен белдерде. "Нәни райондашыбызга ярдәм кулын сузган яшьләребезнең бердәм булуы һәм мөслимлеләрнең бу гамәлгә битараф калмавы сөендерә. Мондый бердәмлек таулар күчерергә дә сәләтле. Иң мөһиме, безнең теләктәшлек Ләйләнең әти-әнисе, якыннарына рухи ярдәм",- диде ул.

Тормышың имин, дус-туганнарың сау-сәламәт чакта, яшәүнең кадерен белеп бетермибез шул. Бәла дигәне бит аяк астыннан түгел, кеше башыннан йөри. Әле яши генә башлаган Ләйлә бүген инде үз тормышы өчен көрәшә. Үсәсе, шат авазлар белән әти-әнисен сөендерәсе урында сабый авыртулардан арына алмый. Тумас борын хастаханәдән кайтып керә алмаган кызчыкның язмышына битараф калу мөмкин түгел. Ләйләгә әле ярдәм кирәк.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама