Реклама
Республика мәгариф хезмәткәрләре конференциясе кысаларында бүген Мөслимгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде. Рөстәм Нургалиевич районыбызда капиталь ремонт кичергән мәгариф объектларында булды, "Туган як" агрофирмасы басуында игенчеләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Бу минутларда Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы башлана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз