Мөслим-информ

Мөслимгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк

Укытучыларның август киңәшмәсе быел Мөслимдә үтәчәк. Конференция 7 августтан 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Киңәшмәдә бөтен республикадан мәгариф һәм фән белгечләре, укытучылар, тәрбиячеләр, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район хакимияте вәкилләре катнашачак.

Секцияләрдә эш алып баручы мөгаллимнәрне мәктәп укучылары озатып, аңлатып йөриячәк. Пленар утырышка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Ул Мөслим гимназиясе, яңа спорткомплекс, яңа мәчет, мәктәптән тыш эшләр үзәге, агрокөллият объектларында да булыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: