Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимебезне балкатып, яңа йолдызлар калка

Галәмдә бер үк мизгелдә берничә йөз йолдыз кабына аламы? Минем моңа ышанасым килми. Галимнәр белән бәхәскә керергә дә җыенмыйм. Ә менә безнең Мөслимдә берьюлы йөзләгән йолдыз кабынуы бәхәссез. Район мәдәният йортында узган сәләтле балаларның “Мөслим йолдызлары” фестивален караганнан соң килдем әлеге фикергә.

Быел дүртенче тапкыр үткәрелде фестиваль. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, аның масштабы елдан-ел киңәя бара. Беренче елларда кечкенә залларда узган фестивальне яктыртучы йолдызлар да азрак булган. Ә быелгы тантана эчтәлеге һәм бизәлеше белән дә, катнашучыларның күплеге һәм номинацияләрнең төрлелеге белән дә аерылып торды. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта кунакларны табигатьне саклауга багышланган плакатлар тоткан балалар каршы алды. Мәктәпләрдә оештырылган түгәрәкләр эшчәнлеген чагылдыручы күргәзмәне караганнан соң, замана балаларының сәләт-осталыгына таң каласың. Бәйләү-чигү белән генә шаккатыра алмыйсың хәзер кешене. Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбендә балалар әнә хушбуй, исле сабынга кадәр ясый. Мари Бүләр мәктәбе агачка чокып ясалган эшләнмәләре белән танылган. Күбәк урта мәктәбендә эшләүче рәсем түгәрәгенә йөрүчеләрнең төрле техника кулланып ясаган картиналары дәрәҗәле күргәзмәләргә куярлык. Тат. Шуран мәктәбендә балалар ныклап умарта асрау серләренә өйрәнәләр. Сәнгать юнәлешендәге түгәрәкләргә йөрүчеләр дә үз осталыкларын күрсәтте ул көнне. 
Фестивальнең төп вакыйгасы мәдәният йортының йолдызлар белән бизәлгән сәхнәсендә дәвам итте. Иң элек уку елы дәвамында төрле проектларда катнашып уңышка ирешкән 33 укучы хөрмәтләнде. Аларга районның иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов изге теләкләрен җиткерде. 
Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спорт белән шөгыльләнүче, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаучы егет-кызларыбыз да күп безнең. Алар районара, зона һәм республика ярышларында гына түгел, хәтта россиякүләм бәйгеләрдән дә җиңүләр белән кайталар. Күптән түгел генә ике егетебезнең армрестлинг буенча Европа беренчелегендә җиңү яулавы ирешелгәннәрнең чик булмавын раслый түгелме? Мөслим гимназиясеннән Ислам Гайнуллин, Әмир Миңнегалиев, Илһам Бариев, лицейдан Нурислам Шәйхуллин көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде. Аннары аерым мәктәпләрнең баскетбол, волейбол буенча егетләр һәм кызлар командалары капитаннары, лицейның “Президент ярышлары” бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңү яулаган 8а классы командасы чакырылды. 
– Районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеген җитәкли башлаган елларда мондый зур җиңүләр берәү-икәү генә була һәм алар да бик көттереп кенә килә иде. Ә хәзер атна саен җиңүләре белән сөендерә спортчыларыбыз. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки районда спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылды, – диде спортта уңышка ирешүчеләрне тәбрикләү өчен сәхнәгә күтәрелгән Илшат Яббаров. 
Мөслим егете – шотокан каратэ буенча халыкара спорт мастеры, заманында Россия җыелма командасы составында Португалия, Америка, Азиядә узган ярышларда призлы урыннар яулаган Алмаз Ибраһимов та яшьләргә нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. 
Төрле сәнгать бәйгеләрендә, иҗади конкурсларда җиңү яулаган укучылар, бию төркемнәре, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр дә район данын еракларда таныткан. Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә җиңүчеләр аеруча күп булган икән. Ә менә “Тату сыйныф серләре” конкурсының республика бәйгесендә җиңүче коллектив берәү генә. Быел Тат. Шуран гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучылары һәм аларның әти-әниләренә эләкте әлеге бәхет. Аларның дуслыгы, бердәмлеге, һәрьяклап оста булулары сәхнәдә ясаган чыгышларында да чагылды. Ата-аналарның мәктәп һәм укытучылар белән кулга-кул тотынып эшләве әнә шулай матур нәтиҗәсен бирә. Районның әтиләр советында актив эшчәнлекләре белән танылган Илдар Вәлиев, Леонид Нуриев, Гаяз Гыйбадуллин, Радик Габделхаков, Фирдәвес Сәетгәрәев, Ринат Хөснимәрдәнов, Рамил Бәдретдинов, Илдар Мәгъдәнуров, Сергей Романов, Илшат Ханов, Руслан Бикмурзин, Дамир Гайсин, Рүзәл Шаев, Ленар Фазлыев, Булат Әгъләмов, Дмитрий Софин, Сергей Басорин Рәхмәт хатларына лаек булды. “Әниләр клубы”ның актив членнары булып танылган Энҗе Ялалова, Филия Каюмова, Әнисә Биктимерова, Гөлшат Садриева, Вәсилә Хисамиева башкаларга үрнәк итеп күрсәтелде. 
Хактан да, укыту-тәрбия системасында мәктәп коллективы белән бергә гаиләгә дә зур бурычлар йөкләнә. Балалары турында ихлас кайгырткан, аларның һәрьяклап үсеше өчен зур мөмкинлекләр тудырган гаиләләр күп җирлегебездә. Алар арасыннан иң-иңнәре тантанага чакырылган иде. Менә алар – Кашаповлар (гимназия), Камаловлар (Мари Бүләр), Габдуллиннар (Түбән Табын), Гыйльфановлар (Тойгелде), Әхмәтовлар (Сал. Мухан), Алекберовлар (Күбәк), Кәлимуллиннар (Түбән Табын интернат-мәктәбе), Шамслар (Әмәкәй), Гыйзетдиновлар (Баланлы), Садриевлар (Мөслим урта мәктәбе), Сабировлар (Олы Чакмак), Чубаровлар (Михайловка), Галиевлар (лицей), Галимовлар һәм Исламовлар (Тат. Шуран), Шакировлар (Баек). Үрнәк гаиләләрне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова котлады. 
Республика һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар үзләренең остазлары белән сәхнәгә күтәрелде. Шунысын әйтергә кирәк: 25 укучының 15е – татар теленнән, 5есе тормыш иминлеге нигезләре фәненнән үткәрелгән олимпиадада уңышка ирешкән. Калганнары – рус теле, математика, инглиз теле, биология, экология фәннәреннән. 
Фестивальнең иң дулкынландыргыч мизгелләре “Мөслим йолдызы-2019” титулы бирелгән укучыларны исемләү булгандыр. Фестиваль оешканнан бирле әлеге мактаулы исемгә 60 укучы лаек булуын дә әйтергә кирәк. Район башлыгы Рамил Муллин сәнгать өлкәсендә җиңүгә ирешкән Ислам Шәехов, Эльвина Салихҗанова, Надежда Кривошеева, Алинә Әхмәтҗанова, Эльза Биктимеровага, уку алдынгылары Аделина Бикмурзина, Алсу Харисова, Зөлфия Гыйльфановага “Мөслим йолдызы-2019” статуэткасын тапшырды. Спортта ирешкән уңышлары өчен әлеге мактаулы исем Илһам Бариев, Ислам Гайнуллин, Нурислам Шәйхуллинга һәм Мөслим лицееның 10а сыйныфы командасына бирелде. Тат. Шуран мәктәбенең 7 классы – “Иң тату сыйныф-2019”, Түбән Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар интернат мәктәбенең инструменталь ансамбле “Ел ачышы-2019” исеменә лаек булды. Ә Мөслим урта мәктәбенең 10 класс укучысы Зилә Биккинина ел укучысы дип табылды. Ул “Ел укучысы” статуэткасы һәм диплом белән бүләкләнде. 
– Укучылар, сез бүген киләчәк тормышыгызга нигез саласыз. Һәрвакыт һәм һәркайда җиңүгә, лидер булырга омтылыгыз. “Без – мөслимлеләр”, “Мөслим баласы”, “Мөслим йолдызы” дигән исемнәрне горур йөртегез! – диде Рамил Муллин. 
Котлау-тәбрикләүләр, алкышлар белән үткән фестивальне төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган бию ансамбльләренең, җырчыларның чыгышы тагын да бизәде. 

Әлфинур 
Ногманова. 
Римма Афзалова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев