Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдәге күптармаклы уку-укыту үзәге – республикада бердәнбер (ФОТОЛАР)

Халык телендә һөнәри училище дип йөртелгән бина, капиталь ремонт кичергәннән соң, күптармаклы уку-укыту үзәге итеп үзгәртелде. Бүген ул Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы гына түгел, ә мәктәп укучыларына хезмәт дәресләрен уздыру өчен остаханәләр белән җиһазландырылган, халыкка эшче һөнәрләр һәм вакансияләр турында мәгълүмат җиткерүче профориентлаштыру түгәрәкләре эшләячәк күпфункцияле мәгариф учреждениесенә әйләнде....

Республика Президенты ярдәме белән аграр көллият бинасын төзекләндерүгә 60 млн сум тирәсе акча бирелгән иде. Бу средстволарга заманча җиһазлар сатып алынды, бинаның эче һәм тышы тулаем яңартыл. Территориядә булган җиңел һәм авыр йөк машиналары полигоннары төзекләндерелде. Моңарчы ташландык участок булган җирдә бүген футбол мәйданы ясалды. Подрядчы "Евростиль" оешмасыннан тыш капиталь ремонт эшенә көллият укытучылары-мастерлары, укучылар да үз өлешен кертте.

Республика Президенты быел гына булдырылган тренаржерлар комплексы, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру, тегү һәм слесарь эшләре остаханәләрендә булды. "Агромастер" җитештерү компаниясе ярдәме белән ясалган авыл хуҗалыгы машиналары лабораториясе Президентта аеруча кызыксыну уятты.

- Агрегатларның лабораториягә урнаштырылган аерым өлешләре берничә төрле машина җыю тәртибен аңлату, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау нечкәлекләрен үзләштерү өчен уңайлы, - дип аңлатты "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов.

Моннан тыш, "Агромастер" компаниясе белән көллият арасында яхшы укыган студентларга ай саен стипендия бирү һәм яшь белгечләрне компаниягә эшкә урнаштыру турында килешү төзелгән. "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Авзалов тәкъдиме белән күптармаклы уку-укыту үзәгендә төзелеш эше кабинеты да булдырылган.

- Әлеге егетләргә без рәхмәтле. Алар, беренчедән, җирлек халкын эш белән тәэмин итә. Икенчедән, кулына аграр көллият дипломын алачак яшь белгечләргә һөнәр сайлауда дөрес юл күрсәтә. Ә бүген җирлеккә белемле төзүчеләр кирәк, - диде район башлыгы Рамил Муллин.

Президент шулай ук республиканың төрле уку йортлары тәкъдим иткән күргәзмәне карады. Биредә 3D-принтер, лазерлы кисү җайланмасы, студентлар уйлап тапкан мини-роботлар, автомат режимга көйләнгән яшелчә үстерү ысуллары күрсәтелде.

Республика конференциясендә катнашучы район һәм шәһәр башлыкларына Мөслимдәге күптармаклы уку-укыту үзәге эшчәнлеген якыннан өйрәнергә тәкъдим ителде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, республикада унлап районның мондый үзәкне булдыру мөмкинлеге бар. Министр Энгел Фәттахов сүзләренчә, эшче һөнәр ияләрен әзерләячәк, яшьләргә җәмгыять өчен файдалы һөнәрләр сайларга ярдәм итәчәк бу үзәктә көчле база тупланган.

Алеся Латыйпова.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев