Реклама
Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында дүшәмбе көнне "Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Район ветераннар советы, Иҗтимагый совет һәм "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә үткәрелгән чарада лаеклы ялдагы 9 райондашыбыз катнашты.
Нәтиҗәләр буенча Мөслимнән Илсөяр Кашапова җиңүче булды. Оештыручылар уенны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз