11 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Ислам дине нигезләре" курслары
14 октябрь, җомга көнне Мөслимдәге үзәк мәчет бинасында ир балалар өчен "Ислам дине нигезләре" курслары башлана. Дәресләр һәр атнаның дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 15.00-17.00 сәгатьләрдә үтәчәк.
-
Җәяүлеләргә дә штраф бар!
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе кисәтә: җәяүлеләр катнашында юл - транспор һәлакәтләрен киметү максатында, караңгы вакытта авыллар арасында (олы юлда) йөргән һәр җәяүле кеше киеменә яктырткыч (отражающий) билге куярга тиеш. Мондый билге булмаган очракта, әлеге җәяүлегә 500 сум күләмендә штраф каралган.
-
Мөслим биючеләре – республикакүләм җиңүче!
Беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның тууына 110 ел тулуына багышланган өченче республика смотр конкурсының Ютазыда узган зона турында "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме, "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле, уңышлы чыгыш ясап, дипломнар белән кайтты.
-
Мөслимдә – "Могҗизалар кыры"
Районыбызда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында дүшәмбе көнне "Могҗизалар кыры" уены оештырылды. Район ветераннар советы, Иҗтимагый совет һәм "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә үткәрелгән чарада лаеклы ялдагы 9 райондашыбыз катнашты.
-
МТВ 7.10.2016
-
"Яшел Мөслим" акциясенә син дә кушыл!
1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр баручы "Агач утырту" айлыгы кысаларында Мөслимдәге Маннанов, Сәйдәшев, Рәшитов һәм Комсомол урамнарында миләш, нарат, каен, декоратив чаган үсентеләре, 400 дән артык куак утыртылган. Вәҗетдинов урамында юкә үсентеләре, 100 дән артык олы агач утыртылып, корыган агач үсентеләре алыштырылган.
-
14 юл-транспорт һәлакәте булган
Сентябрь аенда районда 14 юл-транспорт һәлакәте булган. Машиналарга техник зыян килгән.