Мөслим урамнарын көн дә кем кардан арындыра?
Мөслим авылы үзәгендә 55 кмдан артык юл исәпләнә. Юлларны кардан чистарту эшендә "Мост" җәмгыяте һәм "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" үзәге эшчеләре катнаша.
Төзекләндерү үзәге Мөслимдә урнашкан парк һәм скверларны, Кооператив урамындагы тротуарларны, район үзәк хастаханәсе янындагы машина кую мәйданчыгын чистарталар. Бүгенге көндә оешманың 5 техника, 3 кул белән эшләүче роторлары кар чистартуда эшлиләр. Өч дистәгә якын эшче җәлеп ителгән. "Мост" җәмгыяте барлык урамнарны, тротуарларны һәм машина кую урыннарын кардан арындыралар. Шулай ук юллардан карны чыгару эшен дә башкаралар. Оешманың дистәгә якын техникасы бу эшләрдә катнаша. Мөслим урамнарыннан ел башыннан бирле 3 мең кубометрга якын кар чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев