Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Фәрвәҗетдин Хөснетдинов

Хөснетдинов Фәрвәҗетдин Зыятдин улы 1924 елда Олы Чакмак авылында туа. Бөек Ватан сугышына 1941 елда Хөснетдиновлар гаиләсеннән өч ир-егет – Хәмит, Мәсгуть, Фәрвәҗетдин китәләр.

Фәрвәҗетдин башта Суслонгер лагеренда 6 ай хезмәт итә. 1943 елның апреленә кадәр Украина фронтында сугыша, аннары Белоруссия җирләрендә барган сугышларда катнаша. 1945 елда фронтта яраланып кайта. Озак та үтми япон сугышына китә. Сугышчан батырлыгы өчен якташыбыз күпсанлы медальләр, I дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 
Запастагы офицер тыныч тормышта бригадир булып эшли. Хуҗалык игенчелектә зур уңышларга ире-шә. Фәрвәҗетдин Хөснет-диновның исеме Татар-станның почет китабына кертелә, ул ике тапкыр Мәскәүдә ВДНХда катнаша, күргәзмәнең көмеш медале белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев