Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районы кешесе утлы коралны рөхсәтсез алган, саклаган һәм йөрткән өчен хөкем ителде.

Гаепле үз гаебен танымады.

Мөслим районы кешесе утлы коралны рөхсәтсез алган, саклаган һәм йөрткән өчен хөкем ителде.

Район прокуратурасы 52 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 222 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (утлы коралны, аның төп өлешләрен, сугыш припасларын (шома, озын  көпшәлегражданлык утлы коралыннан, аның төп өлешләреннән, патроннарыннан, чикләнгән тидерүле утлы коралдан, аның төп өлешләреннән һәм патроннарыннан тыш)) рөхсәтсез алу, бирү, сату, күчереп йөртү яисә йөртүдә гаепле дип тапты.

Мөслим районы кешесе кулдан ясалган, ату өчен яраклы, авторучкага ошаган әйбер таба һәм үзендә саклый (полиция хезмәткәрләре тапканчыга кадәр). Гаепле үз гаебен танымады. Суд, дәүләтгаепләве дәлилләре белән килешеп, аңа 1 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 1 ел 6 ай иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Ул ай саен махсус органда теркәлү үтәргә тиеш. Карар үз көченә кермәде.

Район прокуратурасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев