Мөслим-информ

Мөслим лицее базасында эшләгән хезмәт лагере тәмамланды

22 июньнән 9 июльгә кадәр Мөслим лицее базасында "Хыял исемле" мәктәп алды хезмәт лагере эшләде. Анда 40 бала хезмәт куйды.

Ял вакытларында укучылар өчен кызыклы тәрбияви чаралар да оештырылды. "Укучылар мәктәп территориясендә һәм бәрәңге басуында эшләде. Лицей ашханәсе өчен 1 гектарга якын мәйданда үстерелүче бәрәңге, чөгендер, кишер, кабакны тәрбияләүдә, лицей ишегалдында чисталык тәэмин итүдә дә аларның көче керде. Экология елы кысаларында узган чара кысаларында укучылар плакатлар да әзерләде. Аларда табигатьне саклау буенча язылган киңәш-тәкъдимнәр урын алды", - дип хәбәр итә лагерь җитәкчесе Гөлнар Латыпова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: