Мөслим-информ

"Мөслим даһилары - 2017" уеннары старт ала

Эшләүче яшьләр арасында үткәрелүче интеллектуаль уеннар инде матур традициягә әверелде. Узган ел район оешма-предприятиеләреннән 12 команда көч сынашып беренчелекне "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" егет - кызлары яулады. Уеннарда авыл җирлекләре командалары катнашу - шулай ук сөенечле күренеш. Узган елгы финалистлар Болгар шәһәренә экскурсия белән бүләкләнде.

"Мизгел" яшьләр үзәге 2017 елгы "Мөслим даһилары" уеннар циклы башлануы турында хәбәр итә. Традицион конверт сораулары, кара тартма, видеосораулар, зәңгәр экран биремнәренә бу елны оештыручылар заманча төсмер керткән.
Беренче ярымфинал 5 апрель көнне 18:00 сәгатьтә "Мизгел" яшьләр үзәгендә узачак. Катнашырга теләгән командалар 2-46-12 телефон номеры, яки үзәкнең электрон почтасы: garaeva.elvira@tatar.ru аша элемтәгә керә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: