Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авыл җирлеге ветераннары юбилей медальләре кабул итте

6 март көнне район мәдәният йортында хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды. "Чәчәге син дөньяның" дип аталган тантаналы кичәгә төрле тармакларда хезмәт куючы хатын-кызлар, сугыш һәм тыл ветераннары, әниләр чакырылган иде. Район башлыгы һәм оешма-предприятие җитәкчеләре гүзәл затларга бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде, үзешчәннәр матур җырларын бүләк итте.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медальләрне бу көнне бары хатын-кызлар - сугыш ветераны Хәят апа Хәертдинова һәм бер төркем тыл ветераннары алды. Бәйрәмдә Мөслим авыл җирлегенең 17 ветераны хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев