Мөслим авыл җирлеге ветераннары юбилей медальләре кабул итте
6 март көнне район мәдәният йортында хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды. "Чәчәге син дөньяның" дип аталган тантаналы кичәгә төрле тармакларда хезмәт куючы хатын-кызлар, сугыш һәм тыл ветераннары, әниләр чакырылган иде. Район башлыгы һәм оешма-предприятие җитәкчеләре гүзәл затларга бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде, үзешчәннәр матур җырларын бүләк итте.