Мөслим-информ

Өметле спортчылар үсә

10 октябрь көнне Олы Чакмак мәктәбе базасында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында укучылар арасында бадминтон буенча зона ярышлары үтте. Турнирда Тойгельде, Баланлы, Михайловка, Олы Чакмак мәктәбе бадминтончылары көч сынашты. Кызлар арасында үз яшь категорияләрендә Аделина Габдуллина, Зарина Галиева, Алина Сабирова, Язилә Габидуллина, Аида Гарипова, Гөлүзә Әхмәдиева, Айзилә Гарипова, Адилә Сабирова...

10 октябрь көнне Олы Чакмак мәктәбе базасында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында укучылар арасында бадминтон буенча зона ярышлары үтте. Турнирда Тойгельде, Баланлы, Михайловка, Олы Чакмак мәктәбе бадминтончылары көч сынашты. Кызлар арасында үз яшь категорияләрендә Аделина Габдуллина, Зарина Галиева, Алина Сабирова, Язилә Габидуллина, Аида Гарипова, Гөлүзә Әхмәдиева, Айзилә Гарипова, Адилә Сабирова (Олы Чакмак) призлы урыннарны алды. Малайлар арасында Рөстәм Аккузин, Артур Ращупкин (Михайловка), Ислам Садриев, Айзат Шәрәфуллин, Ранис Хафизов, Фирзәр Вәлиев, Сәет Садриев, Илназ Ханов (Олы Чакмак) җиңү яулады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: