13 октябрь 2016 яңалыклары
-
Поздравления 12.10.2016
-
Алар мактауга лаек
"Росгосстрах" иминият компаниясенең 95 еллыгы уңаеннан күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен иминият агентлары Хафизова Гөлнур Мирсәет кызы - "Росгосстрах" иминият компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте президентының Мактау кәгазе белән; иминият агентлары Сабирова Сания Садретдин кызы, Ханнанова Ләйлә Тимерҗан кызы, Авзалова Лена Исламгәрәй кызы - "Росгосстрах" иминият компаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы...
-
МТВ 12.10.2016
-
Изге эштә бергә булыйк!
Мөслимебездә бер ел дигәндә архитектура һәйкәле булырлык гүзәл бина - Җәмигъ мәчете калкып чыкты. 15 октябрь, шимбә көнне 13.30 сәгатьтә Җәмигъ мәчетенә ай кую тантанасы була. Хөрмәтле мөслимлеләр, мөселман һәм мөслимә кардәшләр! Әлеге тарихи чарага сезне дә чакырабыз. Изге эштә бергәләп катнашсак, мәчетебезгә хөрмәт күрсәтсәк, бергәләп догалар кылсак, Раббыбыздан бәрәкәт...
-
Өметле спортчылар үсә
10 октябрь көнне Олы Чакмак мәктәбе базасында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында укучылар арасында бадминтон буенча зона ярышлары үтте. Турнирда Тойгельде, Баланлы, Михайловка, Олы Чакмак мәктәбе бадминтончылары көч сынашты. Кызлар арасында үз яшь категорияләрендә Аделина Габдуллина, Зарина Галиева, Алина Сабирова, Язилә Габидуллина, Аида Гарипова, Гөлүзә Әхмәдиева, Айзилә Гарипова, Адилә Сабирова...
-
Теләгәнен сайла!
Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында техник һәм туган якны өйрәнү юнәлешендә эшләүче түгәрәкләр үз эшен җанландырып җибәрде. Автомодельләштерү, авиамодельләштерү, робототехника, археология, яшь эколог, кул эшләре түгәрәкләренә һәм фото-видео студиягә балалар бик теләп йөри. Быел үзәктә башлангыч техник модельләштерү түгәрәге дә эшли башлады. Балалар анда кәгазь, картон, фанера кебек әйберләр белән...
-
Без төзибез матур, яңаны!
Быел районда юллар төзү һәм реконструкцияләү өлкәсендә күләмле эшләр башкарылды. "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалына караган Мөслим участогы юлчылары, мәсәлән, республика программасы кысаларында Мөслим - Иске Сәет юнәлешендә - 14 километр озынлыкта, Иске Карамалы юнәлешендә 4 километр арада юл төзү, реконструкция эшләре башкарды. Моннан тыш Югары Табын - Тугаш юнәлешендә өченче...
-
Кулибиннар бәйгеләргә әзерләнә
Мөслим кулибиннары район һәм республика фестивальләренә әзерлек эшләрен башлап җибәрде инде. Михайлвка, Тат. Шуран, Түбән Табын һәм Үрәзмәт мәктәпләренең яшь уйлап табучылары аеруча активлык күрсәтә. Рационализаторлар мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Муравей" тракторын модернизацияләү өстендә эшли.
-
Оркестрга – диплом
Җәлил поселогында, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, тынлы уен кораллары оркестрларының "Көзге мотивлар" дип исемләнгән ачык региональ фестивале үтте. Балалар сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге оркестры фестивальдән диплом белән кайтты. Оркестр членнары истәлек бүләкләренә, Рунар Шәяхмәтов Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Дини вәгазь тыңладылар
Мәктәпләрдә дәресләр белән параллель рәвештә тәрбия сәгатьләре дә оештыру аеруча отышлы. Мөслим урта мәктәбенең 9 класс укучылары белән узган тәрбия сәгатен һәркем исендә калдырыр,мөгаен. Дәрескә кунак итеп чакырылган районның имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов шәфкатьлелек турында вәгазь сөйләде. "Игелеклелек, шәфкатьлелек ул - бер-береңә карата яхшы мөгамәләдә булу дигән сүз. Изгелек җирдә...