Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина-трактор парклары яңара

Ел башыннан 137 млн сумлык югары егәрлекле техника сатып алынды.

Район хуҗалыклары машина-трактор паркларын яңартуны дәвам итә. Ел башыннан 137 млн сумлык югары егәрлекле техника сатып алынды. Ә, гомумән алганда, соңгы өч елда тармакка 1 млрд 700 млн сумлык инвестиция кертелде. 100 гектарга техник энергия белән тәэмин ителеш – 196 ат көче тәшкил итә. Техник коралланыш “Август-Мөслим” агрофирмасында иң югарысы. Агрофирма быел гына да 67 млн сумлык зур егәрле техника кайтарды. “Туган як” агрофирмасында да техника паркын янарту бара. Агымдагы елда 15 млн сумлык техника сатып алдылар. Ындыр табагы реконструкциясенә 50 млн сумлык инвестиция кертелә. Биредә С-20 киптерү җайланмасы, ашлык склады һәм үлчәү төзелә. Урта һәм кече фермер хужалыклары да техника яңартуга йөз белән борылды. “Исламов” фермер хужалыгы 12,5 млн сумлык техника сатып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев