Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: “Мөслим өчен борылыш елы булырга мөмкин!”

Сишәмбе көнне районга эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы белән берлектә, вертолетта басу-кырларны карап чыкканнан соң, Марат Готович "Органик Групп" ҖЧҖ филиалы булган "Ык" агрофирмасы басуында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

"Мөслим өчен быел иң авыр чәчүләрнең берсе, - дип башлады сүзен министр. - "Урожай", "Ык" агрофирмаларының инвесторлары алышынуга, "Мөслим" агрофирмасындагы катлаулы ситуациягә бәйле язгы кыр эшләрендә тоткарлыклар булды. Шулай да эш барышы, чәчүлекләр торышы без көткәннән әйбәтрәк", диде ул. Дөрес, агрофирмалардагы катлаулы вәзгыятькә бәйле чәчелми, эшкәртелми калган җир мәйданнары да бар. Аларны бүгеннән көзге чәчүгә әзерли башларга кирәк. Бу эшне теләге һәм мөмкинлеге булган башка хуҗалыкларга да тапшырырга мөмкин. Министр әлеге җир мәйданнарын киләчәктә озак вакытлы арендага бирү турында да сүз алып барды һәм аларны эшкәртү өчен тотылган чыгымнарны каплар өчен ресурс эзләргә вәгъдә итте.

Министр агрофирмалар һәм фермер хуҗалыкларының эшчәнлеге, аларны борчыган проблемалар турында сорашты. Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, бигрәк тә фермерлар, көзге чәчү өчен субсидияләрнең кайчан түләнәчәге белән кызыксына һәм "40x60" программасы нигезендә авыл хуҗалыгы техникасын алуда ярдәм өмет итә.

Шулай да сорауларның күпчелеге "Мөслим" агрофирмасының эшчәнлегенә бәйле иде. Агрофирмада хезмәт куйган егетләр бүген, эшне дәвам итеп, җирнең күпмедер өлешендә чәчү башкарды. Маллар асрарга да теләкләре юк түгел. Азык әзерләү өчен техникасын да көйләп куйганнар. Тик азык җитештерелеп тә, малларны биредә калдырмасалар, чыгымнар ничек капланыр?!

Министр Мөслим районында сөтне сатып алу бәясенең бик түбән булуын билгеләп үтте. "Халыкның алга таба да мал асравын тәэмин итү, гомумән, терлекчелектән продукция алуны арттыру өчен бәяләрне күтәрергә кирәк", - диде ул һәм бу мәсьәләне сөт җыючылар белән уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте.

"Мөслим районы хуҗалыклары язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыкты. Чәчүлекләр матур гына шытым биргән", - диде республиканың баш аграрие. Алда торган бурычларга килгәндә, министр бүген, беренче чиратта, булганын саклауга - үсентеләрне тәрбияләүгә һәм азык әзерләүгә игътибарны арттырырга киңәш итте. "Җирлектә туган ситуациядән файдаланып, мөслимлеләргә игенчелектә борылыш ясау мөмкинлеге бар", - диде министр, Мөслим телевидениесенә биргән интервьюсында. Ә эш күрсәткән хуҗалыкларга хөкүмәтебез ярдәм итәчәк. Бу хуҗалыкларга субсидияләр бирү, техника алырга ярдәм итү, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен өстенлекле шартларда торак белән тәэмин итүдә чагылыш табачак.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев