Реклама
6 июнь 2015 яңалыклары
-
"Иске Казан түгәрәк уен"ында мөслимлеләр катнашты
Майның соңгы көннәрендә республикада "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклор бәйрәме узды. Татарлыгыбызны, милли йола, гореф-гадәтләрнесаклап калу, буыннарга җиткерү максатыннан оештырылучы бу чарага Мөслим мәдәният йортының "Ак калфак" фольклор ансамбле дә катнашты.
-
"Органик групп" - беренче
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү компаниясенә әзерлеген карап бәяләде. "Органик групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы, 140 балл туплап, беренче урынны алды. Икенче урында - "Туган як" агрофирмасы, өченчедә - "Исламов" КФХ һәм "Урожай" агрофирмасы.
-
Марат Әхмәтов: “Мөслим өчен борылыш елы булырга мөмкин!”
Сишәмбе көнне районга эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы белән берлектә, вертолетта басу-кырларны карап чыкканнан соң, Марат Готович "Органик Групп" ҖЧҖ филиалы булган "Ык" агрофирмасы басуында авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
-
Санк- Петербургка юл Саба аркылы ...
2-3 нче июнь көннәрендә Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә "Татарстанның бадминтон киләчәге" дип исемләнгән республика күләм турнир узды. Анда безнең районнан Инсаф Ханов һәм Артур Миннигалиев җитәкләгән җыелма команда чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, Мөслим бадминтончыларының уңышлары инде матур традициягә әйләнде, Татарстанда да Мөслим районы бадминтончылары иң көчлеләр рәтендә.