Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Әлфиядән – маринадланган гөмбә.

Мөслимдә яшәүче итүче Әлфия Миңнеханова гөмбәгә йөрергә дә, тозларга да, маринадларга да ярата. Әлфия ападан бик җиңел генә шампиньон гөмбәсен маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.

Гөмбәләрне чистартып юабыз. Зурракларын икегә яки берничәгә бүләбез һәм тозлы суга салып, 25 минутлап пешереп алабыз. Суны артык күп салмасагыз да була, чөнки гөмбә үзе дә күп күләмдә сок бүлеп чыгара. Пешеп чыккач, суын саркытабыз. Ул арада маринад әзерли торырга да була.

Ярты килограмм шампиньон гөмбәсенә маринад өчен су, 3-4 тырнак сарымсак, әз генә кориандр, 2-3 аш калагы үсемлек мае, 3 аш калагы алма серкәсе, 2-3 данә лавр яфрагы, ярты чәй калагы кызыл борыч, 1чәй калагы кара борыч, 2 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы тоз кирәк

Сарымсакны ваклап турыйбыз һәм калган ингредиентларның барысын бергә салып болгатабыз. Гөмбәләрне кайнап чыккан маринад өстенә салып, 6-7 минут кайнатып алабыз. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә калган маринадны коябыз һәм капкач белән каплыйбыз. Суыткычта ярты тәүлек маринадланганнан соң гөмбәне ашарга да, кышкы саклауга куярга да була. Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөмбә гөмбә тозлау