Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзәтү камералары җәмәгать тәртибен бозган мөслимлеләрне ачыклый

12 июньнән 18 июньгә кадәр җирлегебездә оператив хәл тотрыклы булды, дежур частькә гражданнардан 63 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 11 хәбәргә күбрәк.

       Профилактик чаралар барышында һәм хәбәрләр белән эшләгәндә административ хокук бозулар өчен 115 беркетмә төзелде (узган атнада административ хокук бозулар өчен 131 кеше җаваплылыкка тартылды). Спиртлы эчемлекләр кулланган һәм җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен, кыйнаган өчен  беркетмәләр төзелде. 
       Зыян күрүче булган бер юл һәлакәте теркәлде, әлеге факт буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә, атна дәвамында 115 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган, барлык хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бу узган атна белән чагыштырганда икегә артык. Ике машина йөртүче транспорт белән исерек көе идарә иткән. 
115 хокук бозуның җидесе “Имин шәһәр” АПК ярдәмендә ачыкланды, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды. 
Атна дәвамында 8 кинәт үлү очрагы теркәлде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге штабы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама