Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының икенче номерлы катнашучысы белән танышыгыз

Бәйгеебезнең икенче номерлы катнашучылары белән таныштырга онытканбыз бит. Классташлар очрашуыннан әлеге фотоларны безгә Әлфинур Ногманова юллады. Менә нәрсә дип яза ул безгә.

"Кайттык әле менә сагынышып,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәште кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...

Мәктәпне тәмамладык та, кайсыбыз кая таралышып беттек. Баштарак юбилей елларында очрашып тордык. Аннары әллә дөнья кудык, әллә дөнья - безне... Очрашулар туктап торды. Сабакташлар белән күрешкәндә дә озаклап сөйләшергә вакыт та юк. Ашыгабыз, чабабыз, эш дигән булабыз. Сүзебез "исәнме"дән артмый. Интернеттан да ике-өч сүз язышабыз да, бетте китте. Ярый әле шушы юбилей еллары бар, дибез. 40 еллык очрашуга да булдыра алганча җыелырга, табышырга тырыштык. Күбебезнең язмышын да белмәгәнбез икән.

Очрашуыбызның иң олы кунагы - класс җитәкчебез, яраткан укытучыбыз Гөлсинә апаны күреп сөендек, елашып та алдык. Ярый әле Гөлсинә апа бар авылда. Ул һаман безне барлап, безнең уңышлар өчен сөенеп, безнең борчулар өчен көенеп яши. Очрашуда без, мәктәп елларына кайтып, имтихан да тапшырдык әле. Билет сораулары классташлар, укытучылар, мәктәп һәм шул еллардагы вакыйгалар белән бәйле иде. Истәлекләр яңартуга бер сәбәп булды "имтихан тапшыру".

Урау юллар, озын еллар үтеп,

Җыелдык без кабат очрашуга.

Дүрт дистә ел сизелми дә узган

Барыбыз да шатбыз табышуга.

Читләр безне танымый да кебек -

Без табабыз меңнәр арасыннан.

"Кызлар", "малайлар" дип эндәшсәк тә,

Статуслар күптән алышынган:

Гаилә корып, "ир" һәм "хатын" булдык,

"Әти", "Әни" исемен йөртәбез.

"Әби", "бабай" булып, күптән инде

Тупырдатып онык сөябез.

Еллар йөзгә буразналар сызды,

Чәчкәйләргә сарды бәсләре.

Олыгайсак та, шактый үзгәрсәк тә,

Күңелкәйләр һаман яшь әле.

Күңел түрләренә истәлекләр,

Күпме хатирәләр күмелгән.

Мәктәп белән бәйле мизгелләр

Китми һаман безнең күңелдән.

Күңел дәфтәрләрен ачтык та без,

Кайттык әле кабат яшьлеккә.

Шушы очрашуыбыз йөрәкләрдә

Сакланырлык булсын мәңгелеккә!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев