Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күселәр дә көлә белә

Кырмыскалар беркайчан да йокламый. Алар көнгә ике тапкыр сигезәр минут ял итеп ала.

Күбәләкләр азыкның тәмен аяклары белән белә.
Кайбер күбәләкләр зур кешенең учы кадәр зурлыкта үсә ала.
Бал кортының, ашказаныннан тыш, бал җыю өчен аерым урыны бар.
Энә карагы төрле юнәлештә оча ала: алга, артка һәм як-якка.
Тарантул үрмәкүче 2 ел азыксыз тора ала.
Ирландия, Исландия, Гренландия һәм Антарктидада еланнар юк.
Чаян караңгыда яктырып күренә.
Күселәрне кытыкласаң, алар көлә ала.
Сукыр тычкан төн эчендә 300 метр озынлыктагы тоннель казый ала.
Мәчесыманнар семьялыгыннан булган оцелотлар бик яхшы йөзә.
Басенджи токымлы этләр бөтенләй өрми.
Теле ал төстә булмаган бердәнбер эт – чау-чау.
Атларның хәтере яхшы. Алар кешеләрне, әйберләрне, шулай ук кайчандыр белгән һөнәрләрен истә калдыра.
Сыерныкына караганда кәҗә сөтендә май 5 тапкыр кимрәк. Сыер сөте – 1 сәгать, кәҗәнеке 20 минут үзләштерелә.
Тавык елга уртача 190 йомырка сала.
Пошиның мөгезләре бик сизгер.
Ак аюлар сулагай була.
Филнең теше 200 килограммга кадәр була ала.
Яңа туган фил баласы 100 кг тирәсе була.
Гел елмаеп торганга, квокка (көнгерәләр семьялыгыннан кыска койрыклы җәнлек) иң бәхетле хайван дип санала.
Коалаларның бармак эзләре кешенекенә охшаган.
Юлбарысның тиресе генә түгел, тәне дә юллы-юллы.
Арысланнар 2 яшь тулмыйча ырылдый алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X