Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Рәхмәт, әнием!" конкурсына килгән икенче язма

Өйдә яңгыраган җырларның күбесе әниләр турында иде. “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”, “Ак яулыклы әнием”, “Бер кыз бала җыр чыгарган” һәм башкаларны Ерак әбинең, Картыйның туган көннәрендә, гомумән, нинди бәйрәм булса да, әни баянда уйнап җырлый.

Кояш гомере телим! 
Мин әнкәемне төшемдә күрдем, 
Каз бәбкәләрен күлгә төшерде... 
Шул бәбкәләрдәй сабый чагымны, 
Әнкәем-бәгърем, искә төшердем... 

Бу җыр мине гел балачакка алып кайта: Вахитов урамындагы ике бүлмәле фатир, әти эштән кайткан, ял итә, әни “Мелодия” дип язылган баянын ала. Баян тавышына күрше Альфира апа я Фәнисә апа керә. Олылар әнинең шушы җырны җырлаганын тыңлый, әкренләп кушылып китәләр. Әти кайчакта зур бабиналы магнитофонга “концерт” яздыра, апам белән мин йөгереп килеп магнитофонга шигырь сөйлибез, апай бәләкәй әле - йөри дә белми, әтигә үз телендә нәрсәдер сөйли... 
Дөнья түгәрәк, иң бәхетле сабый чак булган ахрысы ул еллар... 
Өйдә яңгыраган җырларның күбесе әниләр турында иде. “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”, “Ак яулыклы әнием”, “Бер кыз бала җыр чыгарган” һәм башкаларны Ерак әбинең, Картыйның туган көннәрендә, гомумән, нинди бәйрәм булса да, әни баянда уйнап җырлый. Әбиләр, апалар, хәтта нечкәрәк күңелле абыйлар да күз яшьләрен сөртә-сөртә җыр тыңлыйлар. Шул вакытта “Ник елыйлар инде, матур җыр бит,” – дип гаҗәпләнгәнем хәтердә калган. 5-6 яшьлек бала моң, җыр көчен аңламаганмын, күрәсең. Гаиләдәге өч баланың берсенә дә җырлау, уен коралларында уйнау сәләте күчмәгән, әмма матурлыкка, моңга тартылу шул вакытлардан сеңеп калгандыр. 
Дөньялар үзгәргән, илләр таркалаган чорда да безнең гаиләгә җыр ярдәм итте. Эшендә нинди күңелсезлекләр булса да төшенкелеккә бирелмәгән әти мәктәптән арып кайткан әнине ял иттерә, безгә математикадан өй эшләре аңлата, үзе “Әйтмә син авыр сүз”не көйли. Әни түзми, баянын алып уйный башлый, шуннан тагын концерт китә. Бөтенебез җырлыйбыз, андый вакытта колагыңа аю басса да җырламый түзеп булмый ул. Дөнья мәшәкате, борчулар онытыла, елмаюлардан өй тагын да ныграк яктыра, җылына. Тигез ныклы гаиләдә үскән һәркемгә таныш ул җылылык, бердәмлек тойгысы. 
Киңәш сорап, шатлык-кайгы уртаклашырга да әнисе белән әтисенә килә адәм баласы. Синең җиңүләреңә үзеңнән артык сөенеп, кечкенә генә хәсрәтең өчен борчылучы да әти белән әни бит. Инде күптән зур үстек, ләкин мин хәзер дә шулай: алар белән киңәшләшәм, уртаклашам. Бакыйлыкка күчсәләр дә, әни дә, әти дә барыбер янәшәдә кебек икән. Барыбер безнең өчен шатланалар, кайгыралар, барысын да белеп торалар шикелле. 
Әтиең һәм әниең сүзләре күңелендә, җанында яңгырап торса, ямалыктан, начарлыктанда тыеласың. Алар йөзенә кызллык китермәс өчен генә булса да... 
Соңгы елларда тормышыбызда бәйрәмнәр бик күп. Шуларның берсе - Әниләр бәйрәме – бик зур көн. Күркәм гомер юлы үтеп, авыр булса да, кешелеклелеген саклап калучы, балаларына иң беренче чиратта үз үрнәге белән матур тәрбия биргән әниләребез кояш гомерледер ул. Үз игелекләре, балалары, оныклары яшәтә аларны. 
Кояш гомере телим мин, әниләр, сезгә!

 

Айгөл Латыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X